+29 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 апрель 2022, 09:50

Бәхетсез булудан куркып, 67 ел юынмаган...

Иранның бер авылында яшәүче ир бәхетсез булудан һәм үзен үтерерләр дип куркып, 67 елга юынудан баш тарткан.  

Бәхетсез булудан куркып, 67 ел юынмаган...
Бәхетсез булудан куркып, 67 ел юынмаган...

Бүген 87 яшьлек Аму Хаджи зур булмаган бер алачыкта яши һәм машина астына кереп үлгән җәнлекләр ите белән туклана. Аларны пешермичә ашый! Яңгыр суы эчә. Яраткан шөгыле — җәнлекләр тизәге тутырып, төрепкә тарту.
Гади булмаган тормыш рәвеше аркасында Хаджиның гаиләсе һәм дуслары юк. Шулай да аның сайлаган юлына тугрылыгы авыл халкын сокландырган һәм алар бу иргә алачык ясап биргән. Моңа кадәр ул бер чокырда яшәгән.
Медиклар сәер кеше белән кызыксынып, аның сәламәтлеген тикшерергә булган. Гаҗәп, ләкин тикшерү барышында Хаджида бер куркыныч чир дә ачыкланмаган, тәнендә бер паразит та табылмаган! Иранлыны трихинеллез (эчке органнарны зарарлаучы паразитар авыру) гына җәфалый икән. Бу чир сәсбәпле ул шешенә, калтырана, тәненә тимгелләр чыга.
Менә шулай...

Фото: https://esoreiter.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: