— Әни, саташтың, ахры. Куркыныч төш күрдеңме әллә? “Армагеддон”, дип кычкырдың. Нәрсә була ул?
Кызының янында булуын онытып җибәргән икән. Сискәнеп, тавыш килгән якка борылды.
— Шулайрак булды шул. Әллә өн, әллә саташу. Тәнем өстендә каты алыш булды. Ниндидер явыз көчләр явы басып килә икән дим. Химиотерапия галәмәтедер инде. Дүртенчесе бит! Җаныңда, тәнеңдә, аңыңда нинди генә үзгәрешләр булмас... Монысын күтәрүе бик авыр булды. Хәтта менә дәваханәгә килеп ятарга туры килде.
* * *
— Сездә — яман шеш!
Табибның кистереп һәм ышанычлы итеп әйткән сүзләре шул секундта ук аның миен, җанын телгәләп үтте. Ни әйтергә белми катып калган ханымга игътибар да итмичә, табиб сүзен дәвам итте:
— Сезгә бит үз районыгызда 8 ай элек операция ясаганнар. Нигә алар сезгә берни әйтмәгән? Хәтта эпикризыгызда яман шеш булуы турында бер сүз дә язылмаган. Гаҗәп, гаҗәп!..
Яшь табибның сүзләре әллә кайдан, җир астыннан чыккан кебек ишетелсә дә, чынбарлыкка кайтырга мәҗбүр итте.
— Әйтегез әле, монда ялгышлык булуы мөмкинме? Ничек инде рак?
— Юк, ялгышлык юк. Менә анализларыгыз бу турыда кычкырып тора. Һәм кул белән капшап карау да җитә: икенче стадия. Тиз генә операциягә әзерләнә башларга кирәк. Менә сезгә анализлар бирергә юлланмалар. Бергәләп чирне җиңә алабыз. Бу әле хөкем карары түгел. Тынычланыгыз.
Тынычланыгыз... Әйтүе генә җиңел. Аягына, әйтерсең, авыр герләр тактылар. Көч-хәлгә сөйрәп, табиб бүлмәсеннән чыкты Әнүзә. “Сездә яман шеш... Бу әле хөкем карары түгел... Операциягә әзерләнегез...” Табибның сүзләре колак төбендә әледән-әле яңгырап торды.
Әллә уттан, әллә судан, әллә җирдән, әллә күктән атлады ул...
* * *
— Нәнәй, нәрсә ул “тәкъдир”?
—Тәкъдир – ул, балам, булачак нәрсәне алдан ук билгеләү дигәнне аңлата. Дөньяда булачак нәрсәләр һәм башкарылачак һәрбер эш Аллаһы Тәгаләгә алдан ук билгеле. Дөньяда бөтен булган, була торган, булачак эшләр Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире буенча эшләнә.
Кешеләр гамәлләрне үз ихтыярлары белән сайласа да, аларга көч-куәт бирүче Аллаһы Тәгалә булып тора. Адәм баласы бу дөньяга килгәч тә, бәлки, килгәнче үк аның язмышы, гомер юлының һәр минуты, һәр мизгеле шул тәкъдир китабына язылган була. Ходай Тәгаләнең кодрәтеннән башка җил дә исмәс, су да акмас. Ә дөнья ул, балам, бәла-казалар, фетнәләр кебек төрле сынаулар аша уза торган урын. Авыру да килә, югалтулар да, кайгы-хәсрәтләр дә кичерәбез. Болар барысы да адәм баласының иманын төрле юллар белән сынау өчен, бу хәлдән ничек чыгар икән дип, Раббыбыз тарафыннан җибәрелгән сынаулар.
Әнүзәнең карт нәнәсе белән бала чакта сөйләшкәннәре кабат исенә төште. “Сынаулар... Һаман бетмәде микәнни минем өлешемә төшкән сынаулар? Һәр туасы яңа көнемне балаларыма, якыннарыма, яраткан эшемә багышлап яшәдем. Яңадан-яңа хыялларга бирелеп үткәрәсем килә бит. Әй, тормыш, синең исә үз кануннарың: көтмәгәндә тотасың да яңача, юк яңача түгел, тагын әрнеп, йөрәгемне учыма кысып, хәлемне башкалардан яшереп яшәргә мәҗбүр итәсең.
Нигә син шулкадәр кырыссың, тормыш? Инде бу сынау да кирәк идемени миңа? Өч тапкыр йөрәгемә операция ясаттым. Әйтүе генә җиңел... Бу бит — өч тапкыр үлеп терелү. Шул чакларда, Аллаһым, сиңа ялваруларым, балалар хакына исән калдыруыңны сорадым. Рәхмәт, ишеттең. Аннары тагын төрлечә сынадың. Ул кадәресенә кемдер сына, ә мин, үзең дә беләсең, түздем, авыр көннәрдә ныгып, киләчәгемә өмет-ышаныч белән атладым. Мондый чакта каян көч алдың соң, диярсең... Балаларыма, туганнарыма кайгы китермәсәм иде, дип яшәргә тырыштым. Әниемне уйладым: бу тормышта коточкыч өч зур хәсрәт, өч кайгы бар, диләр. Аның берсе — чир, икенчесе — балаңның үлеме, өченчесе — ялгызлык.
Дөресен әйтергә кирәк, мондый очракта һәркем югалып кала. Башта бер генә сорау: ни өчен мин? Әйтерсең лә, язмыш дүрт стена эченә кысрыклап кертә дә суларга да ирек бирми. Киләчәгең дә юк, үткәннәрең дә инде әһәмиятле түгел. Үзең өчен яшәлмәгән дә бит әле. Тормыш кинәт кылт икегә бүленә: сәламәт чактагы бәхетле елларга һәм коточкыч диагноз куелып, соңгы сәгатеңне көтәр көннәргә...Күз яшьләренә буылып өйгә кайтып барган Әнүзә яшь пәрдәсе аша кинәт кояшны күреп калды. Зур, җылы, якты кояшны һәм... тынычланып калды. Шул нурлар арасыннан аңа янә Шакирә нәнәсе карап тора иде: “Шулаен шулай да ул, кызым. Әле үк үз-үзеңне бетерми тор. Әнә бит табиб та “Бу хөкем түгел, терелерсең”, — диде. Аллаһтан вакыт килеп җитмичә кеше үлми. Әнә Коръәндә: “Бәндәм, әгәр дә синең әҗәлең килеп җитсә, бер минут артык, бер минут ким дә яшәмәссең”, — ди. Шулай да диннән читләшкән кешегә яшәү авыр. Аллаһы Тәгаләгә иман китереп, намаз укыган кешедән шайтан курка. Ә гомер озынлыгын Аллаһы Тәгалә генә белә. Догаларыңны ташлама, балам. Нык бул!”
“Бүгеннән башлап миңа сабырлык бир, үз-үземне кулга алырга ярдәм ит, и рәхмәтле Аллам! — дип ялварды ул. — Мин үз-үземне җиңәргә тиеш! Югыйсә, бетәчәкмен...”
Уфа шәһәренең онкология хастаханәсе... Бу дәваханә Әнүзә өчен исә үзенә күрә кечкенә генә каберлек, зират сыман тоелды. Җанның акрынлап үлеп баруын тоюдан да зуррак газап бармыни? Сагышка, әрнүгә түзә алмыйча, ул эчтән генә үз-үзенә “Ясин” сүрәсен укый башлады. Тагын, тагын... Берсе артыннан берсе Коръән аятьләре күз алдына килә торды, ә Әнүзә аларны, сусынын басарга теләгән шикелле, йотлыгып укыды да укыды. Һәм, ни галәмәт, дога юата, тынычландыра, әрнүен баса кебек тоелды. Чыннан да, әллә догалар уку җиңеллек бирде, “әниебез” дип торган балаларын ятим итәсе килмәдеме, янәшәсендә олы йөрәкле туганнарың булу өлешеңә язылганнарны җиңәргә ярдәм иттеме, әллә яшәүгә өмете зур иде: операция уңышлы үтте. Ә яшәү өчен көрәштә иң мөһиме — кеше өметен өзәргә тиеш түгеллеген аңлады ул.
* * *
— Әни, ишетәсеңме, “Армагеддон” дөнья бетәр алдыннан изгелек белән явызлыкның соңгы алышы дигәнне аңлата икән. Бу көрәш Мегиддо тавы итәгендә була, дигән.
“Соңгы алыш... Димәк, миңа да озак калмаган. Мондый төш юкка керми. Үткән гомеремне барлап, уй-фикерләремне тәртипкә китерергә кирәк. Сынмаска, сыгылмаска! Нишлисең: өлешемә төшкән көмешем. Тик минем әле ике ниятем бар. Беләм, Аллаһы Тәгаләм, бу ниятләремне үтәмичә мин гүргә керә алмыйм. Син дә моңа юл куймассың, ышанам. Тагын шунысы, Аллаһым, мине тәкәбберлектә гаепли күрмә берүк: мин ике кешегә бәхиллегемне бирә алмыйм. Аңласаңчы минем халәтемне. Алар тарафыннан рәнҗетелгән, кыерсытылган җаным аларны гафү итәрлек хәлдә түгел. Кемнәр икәнен беләсең, һәм дә мине аңлап, гафү итәрсең...
Тәкъдир китабымның соңгы битенә килеп җиттем, ахры. Тормыш агачыннан минем гомер яфрагым өзелгән, димәк. Соңгы яфрак... Өзелеп төшкән яфрагыңны үз кулларыңа алу бик үк җиңел түгел икән... Тормыш миннән башка да дәвам итәр. Улым, кызларым минем дәвамым булып яшәсеннәр. Тик алар миннән бәхетлерәк булсыннар. Бәхиллегемне бирәм.
Кеше гомерен кеше яшәми. Иртәгә безне ни көткәнен бер Ходай, син генә беләсең. Тик ни генә булса да, сабырлык бир, соңгы минутларым җиткәндә дә баш идермә. Соңгы сулышыма кадәр төгәл акылым, аек зиһенемдә булсам иде, иншаллаһ... Соңгы алышыма әзерләним мин дә...”
* * *
Язмышның кырыс сынауларына, җан өшеткеч югалтуларга, ирем — таянычым дип исәпләгән кешесенең хыянәтенә, бер генә тапкыр да хәлен белешмәвенә карамастан, Әнүзәнең тормышы җырга охшаш булды. Бу җырга барысы да сыйган: сагыш та, мәхәббәт тә, өмет тә, шул ук вакытта өметсезлек тә... Шуның белән бергә аңарда яктылык та бар. Әйе, күп хыяллары, шактый эчкерсез ниятләре чынга ашмады, тик үз гомерен барыбер әрәмгә узмаганга хисаплап, тыныч кына бакый дөньялыкта Шакирә нәнәсе белән очрашыр өчен тыныч кына мәңгелеккә күзләрен йомды Әнүзә. Ә ак фәрештәләр, аның сабырлыгына хәйран калып, аны уратып алганнар иде.
...Мәрхүмәне соңгы юлга озатырга җыелган халык читтә басып торган бер хатынның: “Ниһаять, тупсасына кадаган бишенче энәм дә сынды”, — дигән кинаяле пышылдавын ишетмәде. Хатын үзе дә Әнүзәнең ак күбәләктәй җаны баш очында бөтерелүен сизмәде. “Без бу якты дөньяга сыналу өчен яратылган. Сыналуны яхшы үтү өчен күркәм холык тәрбияләргә кирәк. “Көнчеллек”, “хөсетлек” дигән төшенчәләрдән ерак бул. Бәхиллегемне бирәм мин сиңа, әй, адашкан адәм баласы. Энәләрнең монда бер кысылышы да юк. Бу – язмыш. Кемне нәрсә көтә — билгесез”...
Ни кызганыч, җаннарның тавышын ишетмибез шул...
Гүзәлия Гыйззәтуллина.
Кырмыскалы районы.