Кечкенәдән тырыш...
Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, авыр чакта ярдәмгә килү – һәркемгә дә кирәк сыйфатлар. Шулай ук түземлелек, эшсөярлек кешенең кешелеклеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра. Венера Турьян кызы шушы сыйфатларның барысына да ия. Типографиядә нәкъ шундый кешеләр генә эшли алгандыр, дигән фикергә киләм, хезмәт ветераннарыннан нинди шартларда эшләгәннәре турында ишетеп. Ә Венера Моратова исә бу өлкәгә 34 ел гомерен багышлаган. Шул ук вакытта сигез балага гомер биргән олы йөрәкле ана да әле ул.
Тумышы белән Кырмыскалы районының Шәрипкол авылыннан. Үзе дә алты балалы гаиләдә туып-үскән – өлкән абыйсыннан соң көтеп алынган кыз. Башлангыч белемне туган авылында ала, соңыннан Урал авылындагы мәктәптә сигезенче сыйныфны нәнәсендә яшәп тәмамлый. Шул ук елны, гаиләмә бераз файда булыр дип, колхозга эшкә чыга. Яшь кенә кызның хезмәт биографиясе әнә шулай башлана. Беренче елны фермада чебеш караса, икенче елында бозаулар фермасына күчә. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, яшь булуына карамастан, уңганлыгы, тырышлыгы башкарган эшенең нәтиҗәсендә ачык чагыла. Хәтта яхшы артым алган өчен ул вакытта район комитетының беренче секретаре Н. Я. Батановтан бүләк алуга ирешә.
Дәваханә ашханәсендә эшләгән чорда район гәзитендә типографиягә хәреф җыючы таләп ителүе турында белдерү күреп кала һәм ахирәте белән барып килергә булалар. Кызларны куш куллап эшкә алалар. Венера Турьян кызының калган гомере урындагы типография белән бәйле – биредә ул бу оешма ябылганчы, 34 ел – башта җыючы, соңыннан линотипистка булып хезмәт сала.
– Эш бик авыр иде. Махсус белемем булмаса да, асылына төшендем. Барлык гомерем шунда үтте. Бу уңайдан эшкә өйрәткән, һәрвакыт ярдәм итеп торган нәсыйхәтчеләрем – Динә апа Сәяпова, Мәдинә апа Латыйповага аеруча рәхмәтлемен, – ди полиграфия ветераны.
Венера Турьян кызы әйтүенчә, авырлыкларга карамастан, үзенең эшен яратып, вакыт белән исәпләшми, бар күңелен биреп башкарган, чөнки ул ниндидер әһәмиятле, кешеләргә кирәкле эшкә катнашы булуын тоя.
“Балалар да үстердек, эшкә дә йөрдек”
Нәкъ типографиядә эшләгән елларда үзенең булачак тормыш иптәшен очрата. Рәшит Гали улы белән клубка кинога барганда танышалар. Ике-өч ел дуслашып, хисләре сыналгач кына яшьләр өйләнешергә карар итә. Ак буранлы февраль аенда чәчләрен чәчкә бәйлиләр.
– Каенана-каената белән башта берничә ел бергә яшәдек. Аллаһка шөкер, бик яхшы булдылар. Тормыш иптәшемнән дә уңдым, болай булмаса, 8 бала табар идеммени?! Декрет ялын барысын бергә җыйсаң, ике елга да тулмыйдыр. Балаларымны алар карашты, – ди Венера апа. – Алтынчы балама авырлы идем. Вакыт җитеп бара. Авырып торсам да, эшкә киттем. Янымдагы хезмәттәшем дә: “Венера, түз инде, әз генә калды...” – дип биеп тора. Эшне бетереп, гәзитне җибәргәч кенә дәваханәгә киттем.
Күп тә узмый, типографиядә телефон шалтырый: малай бар!
Менә шулай, тормыш үз агымы белән дәвам итә. Күпбалалы гаилә буларак, өч бүлмәле фатир бирәләр. Барысы да бар, барысы җитеш. Биш малай, өч кыз – ата-ана өчен нинди бәхет, нинди байлык! Алар да әти-әниләре үрнәгендә тырыш, булдыклы булып үсеп җитә, һөнәр ала, гаилә кора. Кызганычка каршы, Венера Турьян кызына авыр сынаулар аша да үтәргә туры килә.
2005 ел авыр килә. Ире вафат була. Шул ук елны барлык гомерен багышлаган оешма ябылып, эшсез кала. Уллары бер-бер артлы армия хезмәтенә китә. Түзсен генә ана йөрәге. Ләкин тагын да авыррак сынау алда көткән булып чыга – берничә ел элек игезәк кызының берсе – Фидалия чәчәк кебек чагында, якыннарын, улын – күз нурын калдырып, юл фаҗигасендә һәлак була. Бала кайгысын Ходай бер анага да күрсәтмәсен, ди Венера апа, күз яшьләрен тыярга тырышып.
Венера апаның горурлыгы да, терәк-таянычы да – балалары. Ун оныгы, бер туруны өчен хәстәрлекле нәнәй ул. Әле ике улы өйләнмәгән. Алар да үз гаиләләрен корып җибәрсә, күңелле мәшәкатьләр тагын да артачак. Әнә шулай балаларына кирәк һәм кадерле булуын тоеп, шуннан яшәү көче ала ул.
“Бер гаилә булдык”
Байтак еллар лаеклы ялда булса да, бергә эшләгән дус-ишләре белән очрашып торалар. Көмеш яшьтәге апалар Өлкәннәр көнендә дә, һөнәри бәйрәмдә дә бергәләп җыелышып, узган хезмәт чорын сагынып искә алалар.
– Коллективыбыз шулкадәр бердәм иде. Тырышып эшләдек тә, бәйрәмнәрне дә матур итеп үткәрдек. Балаларыбыз да шунда үсте. Кемгә нәрсә кирәк, барысы да уртак иде. Хезмәттәшләремнән дә, җитәкчеләрдән дә уңдым. Тәүге директорым Хәния апа Әрдәширова бик кешелекле, гадел, олы йөрәкле булды. Эшкә урнашкан чорда берничә кыз аның фатирында яшәдек. Кичкә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләргә туры килгәч, авылга кайтып йөреп булмый. Ул безне үзенең йортына сыендырды. Гаяз Салихов, Хәмзә Магомедов, Әнвәр Солтангалиев кебек тәҗрибәле җитәкчеләр белән дә һәрвакыт аңлашып, килешеп эшләдек. Шуңа типографиядә эшләгән елларымны һәрвакыт сагынып искә алам, – ди хезмәт ветераны.
Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.