Менә хәзер киленнәр болай дип яши:
Үз әниең кебек булса,
Кайнә буламыни ул?!
Кайнә-килен тату торса,
Гаилә буламыни ул.
Ә кайнәләр болай ди:
Бар яктан да килгән булса,
Килен буламыни ул?!
Киленеңне чәйнәмәсәң,
Күңел буламыни ул!
Ә син аларны яраштырырга, килештерергә мәҗбүр буласың:
Менә безнең киленебез,
Менә безнең кайнәбез.
Бер-берегезне чәйнәмәгез,
Лутчы, сагыз чәйнәгез!
Ә кияү-кайнә проблемасы? Менә өйдә утырасың… Ял көне, көн әйбәт, күктә кояш елмая… Бер мәлне ишек тукылдаталар. Йөгереп барып ачасың…
– Кем чакырды сине?!!
– Һәй, кияүкәем, кем чакырсын инде. Үзем килдем, үзем.
– Ярый, үзең килсәң, үзең китәрсең әле. Озакка килдеңме инде?
– Һәй, кияүкәем, бер килгәч, ялкытканчы торырмын инде, ялкытканчы торырмын.
– Ялкытканчы?! Нәрсә, чәй дә эчми китәсеңмени?!
Монысы әле аерым яшәүче кияүләргә. Ә бергә яшәгәннәренә… Ходай үзе ярдәм бирсен. Бер яһүд белән бер татар теге дөньяга барып эләккәннәр дә, Ходай тәгалә болардан сорау ала икән. Бер генә сорау бирә бу. Татардан сорый хәзер:
– Син кайнәң белән бергә яшәдеңме?
– Әйе, яшәдем шул… Кая барасың инде…
– Алайса, бар – синең урының оҗмахта!
Шуннан яһүдтән сорый. Ну, ул хәйләкәр бит инде. Ул болай дип җавап бирә:
– Мин ике теща белән яшәдем!
Ходай тәгалә бераз уйланып тора да:
– Бар, алайса, син тәмугка бар, – ди. – Ике теща белән бергә яшәгәннән соң сиңа тәмуг та оҗмах булып тоелачак!
Менә шундый вак-төяк мәшәкатьләр, ыгы-зыгылар белән гомереңнең ничек үткәнен дә сизми каласың. Һәм бервакыт көзгегә карыйсың да… ул көзгегә үзеңнең кайсы төшең белән карап торганыңны аңлый алмый аптырыйсың: битең – биткә дә охшаган… Охшамаган да…
Ә хатының?.. Кайчандыр син яратып өйләнгән теге гүзәл кыз!.. Мескенкәем… Эштән кайта, ашарга пешерә, өйне җыештыра, идән юа, кер юа һәм шулай бөтерелеп йөри-йөри дә хәлдән таеп егыла.
Я, Хода! Сезне, хыялдай саф, алиһәдәй изге затларыбызны менә шундый хәлгә төшергәнебез өчен кичерегез безне, хатын-кызлар!
Без бит сезне барыбер яратабыз. Без бит сезне барыбер аңлыйбыз. Аңлыйбыз, чөнки менә шушы көлкеле дә, мәшәкатьле дә тормыш бит… тулысы белән ирләр иңендә ята. Ә ирләр тулысынча диярлек хатын-кыз җилкәсендә яши. Менә шулай булгач, хатын-кызлар безнең байлыгыбыз инде ул.
Байлык, дигәннән. Менә элек кешенең байлыгын аның кызы кигән итәкнең озынлыгына карап бәяләгәннәр: “Сөбханаллаһ, аяк йөзеннән итәк тектергән. Ай-һай, бигрәк мулдан җиппәргән, бу бик бай гаиләдәндер инде”, – дип әйтә торган булганнар. Хәзер кызлар кыска гына итәк кияләр дә… бөтен байлыклары күренеп тора.
Юк, җәмәгать, шаяртып кына әйттем, бөтен байлыклары да күренеп бетми. Берсе кала. Ул – күңел байлыгы. Ходай сезне дә, безне дә әнә шул байлыктан аермасын!
МАРАТ КАБИРОВ.