-2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 апрель 2022, 13:36

Иосиф Пригожин: "Гаиләм күптән Израильдә инде..."

Валериясен алып, ул да тайганмы әллә?

Иосиф Пригожин: "Гаиләм күптән Израильдә инде..."
Иосиф Пригожин: "Гаиләм күптән Израильдә инде..."

Русия сәхнә йолдызларының Израильгә юлларына бал сылап куйганнар, ахры. Ябыштылар гына бит! Иван Ургант, Ксения Собчак, Алла Пугачева, Максим Галкин, Андрей Макаревич һәм башкалар әллә яшәп торырга, әллә бөтенләйгә китә шунда. Әмма аларның барысын да ашатучы ил - Русия булып кала.

Иосиф Пригожин да күптән китә алыр иде — анда бөтен туганнары. Әмма ул тик берничә көнгә генә туганын котларга барып кайткан да янә илдә калган.

"Минем өчен Израиль - икенче йортым, - ди ул. - Бөтен гаиләм Израильдә - әни, апалар, абыйларым... Израиль гражданлыгы миңа әниемне кайчан телим, шул вакытта күрә алуым өчен генә кирәк. Яше бара бит. Тик Израильгә бөтенләйгә китәргә җыенмыйбыз. Анда нишләрбез? Бөтен эшебез - Русиядә".

Ватанпәрвәр яһүд улы булып чыкты әле Иосиф Игоревич. Әллә акчаны яхшы саныймы...

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: