+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 Май 2022, 17:38

Нәфрәтнең гомере озынмы?

Ә сез беләсезме, кеше күңелендә кемнедер күралмау вакыты бары тик 60 сәгатькә сузыла. Ә аннары без бу хисләрне үзебез төрлечә "тукландырып" торабыз...

Нәфрәтнең гомере озынмы?
Нәфрәтнең гомере озынмы?

Без көн саен бик күптөрле хисләр кичерәбез, аларның төрлесенең "гомере" төрлечә икән.

1. Оялу һәм курку хисе 30 минуттан да артык сузылмый. Организм әлеге хисләрдән үзеннән-үзе арынырга, игьтибарны башкага юнәлтергә тырыша.

2. Гаеплелек хисе күңелне өч ярым сәгатькә кадәр газаплый ала. Бу хистән тизрәк арынырга теләсәң, гаебеңне танырга, гафу үтенергә, әгәр дә теге яки бу сәбәп аркасында мөмкин булмаса, берәрсенә сөйләп, күңелеңне бушатырга кирәк.

3. Күралмау хисе, күпләр уйлаганча, мәңгелек түгел, аның гомере 60 сәгать кенә. Шуңа күрә кемгә дә булса ачу саклыйсың икән, үз-үзеңне алдаудан тукта. Чынбарлыкта синең ул кешегә инде күптән ачуың беткән.

4. Депрессия белән чуалган күңелсезлек хисе 120 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин

Фото: risovach.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: