+14 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 Май 2022, 14:45

Кәҗәләрне кыйнамагыз!

(Хикәя-бикәя)  

Кәҗәләрне кыйнамагыз!
Кәҗәләрне кыйнамагыз!

Котлыяр карьясында көзге кара көннәр. Кояштай Кадеров Кадим кәефле. Көч куйсаң, көзләрен кишәрлектә күңелле казанышлы күренешләр күзәтелә... Кырыйдагы кечелекле Камил күршесе Карагышка кәүсәр кодаларына кунакка киткән, күрәсең, күптән күренми.

Кәҗәләре Кадим куйган корытолардан кишер, кәбестә, кыяр, кабак, көнбагыш, кукуруз, кавын, карбыз, киленнәре Кифая китергән калган каты-коты, корыган, киселгән карлыган-крыжовник куакларын кимергәч, күп кабат кикерделәр, койрыкларын күтәреп, кара-көрән “күчтәнәчләрен” күпләп койдылар.
Көлмәгез! Кемгә кызык, кемгә күңелсез күренеш көләч кардәшләребезгә куркыныч кино караган кебек.
Кәҗәләренең комсызлануы Кадимне куркуга калдырды... Котырып, котыплы карлы кыш киләчәк. Календарьга карап куйгач, күңелсезләнде, кояшлы күңелен көтмәгәндә кара кайгы каплап куйды.
Клоун күргән кебек көлмәгез, кардәшләр! Кәҗә карау кәмит күренсә, кәҗәләрегез күршеләрегезнең каралтыларына кереп китсәләр, күрмәгәннәрен күрсәтәләр коймаларын карамаган кәттә кәперттиннәр! Кызганычка каршы, Кадимнең кызыксынучан кәҗәләре капма-каршы күршеләренә кереп, кыйналуларыннан кычкырганга каты колак Корбан каты курыккан Котлыярда.
Кәҗәләр күрмәгәннәрен күргәннәр. Кабыргаларын кипмәгән калын каен күсәкләре күтәреп, кизәнеп-кизәнеп, кызганмыйча каезлаганнар. Кемнәрме? Көнчеллектән кәтилнидәге кара Кузбасс күмере кебек көйгән кәҗәсез Камәрия, кешегә кояш күрсәтмәс каты куллы кысынкы кәпичник кап-корсак “кәтүк” Кәбир Комсызбаевич, кырыкка кереп кайнар кочак күрмәгән, кайчан карама кәефсез “Кансызбикә” кушаматлы кызлары Кадрия күршеләренең кәҗәләренә каты кагылганнар, каһәрең! Күзләрен кан каплаган кешеләр кайвакыт “Кощей” кебекләр.
Көндез Карагыштан кодаларыннан кайткан Кадимнең күршесе Камилнең куркыныч кәҗәләр кыйнау кабахәтлекләреннән калтырап корвалол кабып караганын котлыярлылар күмәкләп көлешеп күзәткәннәр. Кешеләргә кызык кына кирәк.
Кадимнең күршесе Камил күптәннән кадерсез Кадриянең келәт кырында кыйммәтле Кавказ коньягы, Кагор, Камәрия койган куәтле көмешкәләрне кабымлыкларсыз кәгеп, “крышасы” күчеп китеп, Корчаңгы күлендә күп тапкырлар киемсез килеш коенганын карап кәефсезләнде, кызды, кышкы кояштай кызарды, качып караганына күңелен “кыйнады”, Коръән Кәрим китабы кануннары кушканча күршесенә күңеленнән канәгатьсезлек күрсәтте, кадерле Кларасының күзләренә карарга кыенсынды.
Кичен көтү каршылаганда Камил кадерсез Кадриянең “кәнтәйләрчә” кыланышларын күңеленнән Котлыяр карья*сы кешеләренең колакларына “күчерде”. Кадриянең кәмитләрен “казып” карасаң, кырмыска күче кебек күптин-күп. Карт кызны, “Кэмел” көйрәткәнен күреп, калган күршеләре кат-кат кисәттеләр. Кыенсынмый, кызармый, “крутой”, “классный” кыз кебек кылана каргалар куркырлык карачкы калдыгы. Кияүсезлек, кәккүклек күренешләре комсыз Кәбиргә, көнчел Камәриягә күп тапкырлар кыенлыклар китерде. Кадрияләренең колынчыкларын күрәселәре килде. Кызганычка каршы, көндәлек каршылыкларга каушап, коньяк, “Кагор”, каты көмешкә кулланып, кадерле кешеләренең кияүләрен куркытты Кадрия.
Кызлар! Кадрия кебек күңелләрегезне каралтмагыз, картайгач, күп кайгы-караңгылык күрерсез!
Кадимгә килгәндә, кичә кәҗәләрен көтүгә кугач, кәефләнеп, кухняда кызыклы кино карады, күңеле күтәрелергә Клараның квасын капты.
Көндез кәҗәләре кычкырып кайтып керделәр. Күптәннән күзәтелмәгән көзге кызу кояш кәҗәләрнең колакларын кыздырган, каннарын каты кайнаткан, күрәсең.
Кәҗәләргә Котлыяр карьясының катнаш көтүе кишеремә кирәкме?
Кешеләр! Кишәрлекләрегезгә, каралтыгызга кәҗәләр керсә, кулыгыз кычытып, каһәрле кыланмагыз!
Кыскасы, коймаларыгызны “капитально” карасагыз, кош кадәр кош керәлмәс! Кәҗәләрне кансызланып, кызып китеп кыйнамагыз, каргышларыннан куркыгыз!
Рәзиф Зөбәеров.
Борай районы.

*Карья (искечә) — авыл.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: