

Бөек шагыйрь Габдулла Тукай дөньяда бары тик 26 ел яшәгән. Шулай булса да, Казанда беренчеләрдән булып балалар өчен нәкъ ул яза башлый һәм татар фольклоры турында берничә хезмәт чыгара. Шулай ук Г. Тукай татар халкын Пушкин, Лермонтов һәм башка урыс шагыйрьләренең иҗаты белән таныштыра.
Өлкәннәр өчен тирән һәм җитди әсәрләрдән тыш, Г. Тукай балалар өчен дә язган. Гомумән, аның каләм астыннан балалар өчен 150дән артык шигырь чыккан. Аларның кайберләрендә ул милли татар әкиятләре геройларын тудырды. Аның күп кенә шигырьләрен татар композиторлары музыкага салган. Ә “Шүрәле” поэмасы буенча балет Мариин һәм Зур театрлар сәхнәсендә куелды.
Г. Тукай иҗатына Бүздәк районында да зур игътибар бирелә. Февральдә үзәк китапханә район халкы арасында татар мәдәниятен, телен һәм әдәбиятын белүгә “Туган сүз – туган тел” дигән онлайн-анкета үткәрде. Аның нәтиҗәләре район халкы арасында шагыйрь һәм аның әсәрләре популяр булуын күрсәтте.
Ел саен китапханә фонды шагыйрь турында яңа китаплар, аның шигырьләре белән тулылана. Быел китапханәләргә Ә. З. Вәлиди исемендәге Милли китапханә тырышлыгы белән ике яңа китап кайтарылды: алар Г. Тукайның “Сайланма әсәрләр”е һәм “Ядкярләрдә – Тукай рухы”. Китапта шагыйрьнең бик күп фоторәсемнәре урын алган.
Бүгенге көндә укучыларыбыз райондагы авыл китапханәләрендә шагыйрьгә багышланган чараларда яңалыклар белән таныша ала. Килем авылында “Алтын хәзинә” татар мәдәниятен һәм әдәбиятын өйрәнү үзәге урнашкан. Биредә еш кына әдәби сәгатьләр, шагыйрь иҗаты буенча театрлаштырылган кичәләр оештырыла, аларда укучылар арасында рәсем конкурслары да уза.
Быел шагыйрьнең туган көне алдыннан Бүздәк үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Г. Тукай иҗатына һәм Русия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган “Тылсымлы Тукай дөньясы” дигән район конкурсы игълан итте. Система китапханәләре Г. Тукай әсәрләре буенча күргәзмәләр оештырды, әңгәмәләр, китапханә дәресләре, шигъри сәгатьләр үткәрде.
Әмир авылы китапханәсе тозлы камырдан панно иҗат итү белән шөгыльләнә. Аеруча Диана Исхакованың – “Карлыгач”, Юлия Галимованың “Су анасы” һәм Ильяс Саттаровның “Шүрәле” әкиятләре эшләре игътибарны җәлеп итә. Китапханәче З. Ә. Әскарова “Кәҗә һәм тәкә” мозаикасыннан панно ясады. Эш нәтиҗәләре буенча китапханәдә “Язлар белән кайта Тукай” дигән күргәзмә оештырылды.
Уртакүл авылы китапханәсе Г.Тукайның “Онытылмас вакыт” китабы буенча видеоролик төшерде. Укучы Рәсим Мостафин әлеге видеороликта китап турында мавыктыргыч итеп сөйләде, күренекле шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды, Тукай шигырьләрен укыды.
Батырша-Кобау китапханәсе укучылары Г. Тукайның атаклы “Туган авылым” шигыре буенча флешмобта катнашты. Балалар китапханәсе тернәкләндерү үзәге балалары белән очрашу үткәрде, анда Г. Тукай әкиятләре белән таныштылар.
Күзәй китапханәсе укучылары Г.Тукай әкиятләре буенча куелган “Урманда очрашу” музыкаль-театрлаштырылган тамашада катнашты, “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә”, “Акбай”, “Бала белән Күбәләк” әкиятләре геройлары белән очрашты. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлады, биеде. Бәйрәм “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Китапханәдә “Тукай безнең күңелләрдә” дигән күргәзмә оештырылды.
Район үзәк китапханәсе шагыйрьнең туган көнендә укучылар өчен “Тукай – сүнмәс йолдыз” дигән күргәзмә оештырды. Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Г. Акчурина һәм китапханәчеләр Ә. Әбдрәшитова һәм Л. Шәйбәкова шагыйрьнең катлаулы биографиясен кызыклы һәм аз билгеле фактлар белән баетты, шагыйрьнең иҗаты буенча видеопрезентация күрсәтте, аның шигырьләрен сөйләде.
Татьяна Мамлиевa,
Бүздәк районы үзәк китапханәсенең методик бүлеге мөдире.