Былтыр язның соңгы ае җәйге челләдән дә эссерәк булган иде. Быел исә май ае салкын яңгырлы көннәре белән үзәккә үтә. Ул гына түгел республика районнарында боз-борчак, хәтта кар явып китә. Шуңа карамастан, табигать ялгышмый, җәйгә бик аз калганын искәртеп тора. Бакчада чия, слива, груша, алмагачлар ап-ак чәчәккә төренде. Тиздән баланнар да чәчәк ата башлар.
Күп кенә бакчачылар тәрәзә төбендә утырган үсентеләрне капламыйча гына чыгарып утыртырга ярыймы икән дип баш вата. Халыкта элек-электән “язын балан чәчәк атса, кыраулар булмый” дигән фаразлау яшәп килә. Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә. Баланның беренче чәчәкләре күренү белән помидор, татлы борыч, баклажан үсентеләрен ачык түтәлгә чыгарып утыртырга була. Бу инде башкача салкыннар булмый, кырау төшми дигәнне аңлата.
Фото: passionforum.ru