

Бер мәлне электрны өзделәр.
Гадәттә, шәһәр кешесенең иртәсе бертөрле. Йокылы-уяулы килеш плитәне кабызасың, юынырга кереп китәсең, чыгуга чәй кайнап тора. Берәр чынаяк чөмерәсең дә – алга – мамонт ауларга, туган илне матурларга...
Бу юлы башкачарак килеп чыкты. Караңгыда юынып чыгуга, чәй кайнап өлгермәгән. Эшем компьютер белән бәйле, мин аны кабызу төймәсенә басам да тәмәке тартырга чыгам. “Зажигалканың газы беткән икән, яңаны алырга кирәк булыр... – Көнне планлаштыру шул рәвешле башлана. – Әллә кайларга барасы юк икән бүген, Интернет аша берничә әйбер җибәрергә кирәк. Берничә язма әзерләргә, берничә... кыскасы, барысы да өйдә, компьютерда эшләнә торган эшләр”.
Шулай хезмәт дәрте белән өйгә керәм. Компьютер кабынмаган, чәй кайнамаган... салкын... Һичьюгы җылынырга тиеш иде бит!.. Шунда гына мин аларның электрдан эшләвен искә төшерәм. Вәт, шайтан алгыры! Ярый, бүген әллә кая барасы юк әле. Ә электрны... кушарлар озакламый... Ни әйтсәң дә, урамда өченче меңъеллык...
Электр юк... Бер сәгать үтә. Телефон шалтырый. Интернеттан җибәрергә тиешле бер әйберне сорыйлар. Бераздан – икенчесен. Мин аларны юатырга тырышам. “Әлегә электрны өзделәр, бераздан җибәрермен, озакка бармас”, – дим. Шул рәвешле, вакыт узганы сизелми. Ике сәгать... Телефон тынмый. “Электр көтеп ятып булмас, Казан оешмаларына җибәрәселәрен үзем илтеп бирермен инде”,- дип уйлап компьютер янына киләм. Ул кабынмаган... “Илтеп бирдең, ди, менә... Язмаларны флешкага салыр өчен дә электр кирәк”. Шайтан алгыры!
Шул рәвешле эш җыела, хәзер инде бүген эшләп җибәрергә тиешле әйберләр турында да кызыксынып шалтыраталар, төшкә кадәр өлгертергә кирәк, диләр... Мин ары-бире чәбәләнәм – берни эшләп булмый.
Тукта, башта чәй эчим әле. Газ плитәсенә киләм. Ул да электр белән кабына. Шырпы эзлим. Юк. Электрның өзелгәне булмагач, шырпы алудан туктаганбыз икән. Зажигалканың газы беткән. Ичмасам, тәмәке көйрәтеп тә булмый. Кибеттән урап керергә инде. Ул безнең йортта, беренче катта гына. Һәм ул эшләми, ишегенә “Нет электричества” дип язылган. Арырак китәм. Анда да шул ук хәл. Күрәсең, берәр төрле төзелеш-төзәтү эшләре барадыр, бу кварталда бөтенләй электр юк.
Өйгә кайтам. Шалтыраган телефоннарга хәлне аңлатып бирәм. Алар аңлый, әмма тавышларында миңа үпкәләүләре сизелә. Кайберләре ачыктан-ачык: “Подводить иттең”, – ди. Бераздан телефон да сүнә, зарядкасы беткән... Хәзер кайберәүләр: “Телефоныңны сүндереп куйдың”, – дип әйтәчәк инде. Мин “репутация” дигән нәрсәнең бераз төшүен сизәм. Карале, нүжәли, минем дәрәҗә дә электр белән эшли икән?!.