+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 Мая 2022, 13:43

Шүрәлеләр иле

Шүрәле – татар мифологиясендә иң таралган персонаж. Аның турында мифлар, легендалар, риваятьләр бөтен Башкортстан буенча таралган. Түбәндә без шундый фольклор әсәрләрен туплап бирергә булдык. Алар һәммәсе дә Башкорт дәүләт университеты татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының фольклор фондында саклана.

Шүрәлеләр илеШүрәлеләр иле
Шүрәлеләр иле
Шүрәле каргаган авыл

Карабай авылыннан бер агай, тышаулап, атын кырга җибәрә икән. Бер көнне иртән атын алырга барса – ат шыбыр тиргә бат­кан. Агайны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә, көнозын сабан сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана.
Агайның хәтеренә олыларның сүзләре килә. “Тукта әле, – ди агай, – кызык итим әле үзеңне бер”. Агай атның сыртына сумала буяп җибәрә. Иртән атын алырга бармакчы булып, ишек алдына чыга.
– Әй, капкаңны ач, атыңны алып кайтып киләм, – дип кычкыра берәү. Барып капканы ачса, ни күзе белән күрсен, ат өстендә шүрәле утыра. Чытырдап сумалага ябышкан.
Халык җыела. Шүрәлене балта түтәсе белән дөмбәсләргә тотыналар. Чабып кына үтерерләр иде, бер тамчы шүрәле каныннан тагын әллә ничәү ярала. Үрле-кырлы сикерә, ди, шүрәле. Соңыннан елый-елый:
– Авылыгыз алты йорттан артмаса ярар иде, Ходаем, – дип каргый-каргый, “Кыйбла тау”га менеп китә. Авыл шуңа һаман алты-җиде йорттан артмый, имеш.
(1973 елда Караидел районының Багазы авылында Гайниф­руз Закировадан (1908 елгы) Мөхәммәт Закиров язып алган.)

Шүрәлене ничек алдарга?

Көннәрдән бер көнне кызлар көтүе белән урманга җиләккә киткән. Көн бик эссе булган. Алар урманда бик озак йөреп, тырыс тутырып җиләк җыйган. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән. Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән. Алар күлгә су эчәргә киткәннәр. Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта курка да, карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк. Карый торгач, күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән.
Үзләрен шүрәле алдап йөрткәнен аңлагач, кызлар бик куркышкан. Яңадан тирә-юньнән эзләп, юлны тапкан кебек булалар. Тагын озак баргач, карасалар – һаман элекке урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Куркып, елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә: бөтен киемен салып, кире ягы белән кия, башмакларын да алыштыра – сулын уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә, карасалар – нәкъ юл буенда басып торалар. Шүрәле, киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган, ди.
(1915 елда Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Миркәтле волостеның Толбазы авылында (хәзерге Авыргазы районы) Михаил Васильев язып алган.)

Шүрәле тавы

Бу тау авылдан бик ерак урнашкан. Кап-кара булып бары тик аның очы гына күренеп тора. Тауның төньяк-көнчыгышы – куе урман. Аннан беркем дә үтә алмый. Көньягы исә бөтенләй шәрә, ташлы-таулы. Ул яктан да менәр мөмкинлек юк. Шуңа да борынгы халык тауда шүрәлеләр яши дип ышанган һәм аны “Шүрәле тавы” дип атаган.
(1998 елда Учалы районының Ахун авылында укытучы Зилия Әхмәтовадан Миләүшә Мәгәсүмова язып алган.)

Шүрәле Яппар

Бер кич шулай Мөхәмәтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз.
– Беләсеңме, балам, нигә безне кайвакыт “Шүрәлеләр” дип, йә “Шүрәле Яппар” дип йөртәләр?
Авылга килеп урнашканнар гына безнең картәтәйләр. Көн дә кич авыл халкы атларын төнгелеккә кырга җибәргән. Ә минем картәтәйнең атлары гел тиргә батып, манма су булып кайта икән. Картәтәй төрлечә кыландырып караган атларны, шулай булса да атлар һаман тирләп кайткан. Карт тоткан да, беркөнне атларына сумала буяп җибәргән. Иртән ни күрсен, ажгырышып атлар кайтып килә икән. Картәтәй чак кына капканы ачып өлгергән. Ишек алдына кергән атлар нишләргә белми икән. Ныклабрак караса, ни күрсен, ат өстендә бер шүрәле кы­зы утыра, ди. Чәче таралган, маңгаенда мөгезе, төскә бик ямь­сез, олы имчәкле, ди. Карт күсәк тоткан да, керешкән тегене “сыйларга”! Әй ялына, ди, шүрәле кызы, әй ялына ди.
– Яппар абзыкаем, зинһар җибәр, ялгышлык белән генә, бүтән интектермәм, бүтәннәргә дә кушмам, – ди икән. Карт һа­ман “сыйлый” икән. Теге чак качып котылган, ди, һәм бүтән бу якларда күренмәгән. Атлар да бүтән алай кайтмаган. Менә шун­нан бирле безне “Шүрәлеләр” дип йөртәләр инде.
(1973 елда Нуриман районының Кызыл Яр авылында Мөхәм­мәтҗан Газизовтан (1901 елгы) Д. Зиннуров язып алган.)

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас