+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 Май 2022, 10:15

Ярмичә тутырган тавык. Шприц белән!

Чишмә районының Ярми авылында яшәүче Зилә Карачуринаның тавык тутыру буенча үзенең аерым рецептын тәкъдим итәбез. Ул бик җайлы, шул ук вакытта бу ысул белән пешерелгән тавыкның ак ите сап-сары йомырка белән бәйләнешкә кереп, беренчедән, бик матур, икенчедән, бик тәмле, сусыл, кыскасы, телеңне йотарлык килеп чыга.

Ярмичә тутырган тавык. Шприц белән!Ярмичә тутырган тавык. Шприц белән!
Ярмичә тутырган тавык. Шприц белән!
Тавыкны гадәти ысул белән тутыру һәркемгә яхшы мәг­ъ­лүм: каймак, тоз салып туг­лан­ган йомыркаларны та­вык­ның тире белән ите арасына, эченә, муен өлешенә тутыралар. Тиресе тишелеп китмәсен өчен бик сак тотынырга кирәк. Аннары эчен тегеп тә куясы бар. Әйе, мәшәкатьлерәк.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оеш­ма­сының Башкортстан бүлекчәсе белән берлектә оештырылган осталык дәресендә Зилә Фәрит кызы тавыкны бик җи­ңел һәм заманча – шприц бе­лән тутыру ысулын тәкъдим ит­те. Болай эшләгәндә йомырка тавыкның итенә яхшылап се­ңә. Эче куыш кала, димәк, тавыкның ачык урыннарын тегеп торасы да юк.
Тавыкны тутыру өчен хуҗа­бикә ветеринария аптекасында сатылган шприцны куллана.
Зилә Фәрит кызы әйтү­­енчә, бер тавыкка 10-12 авыл йомыркасы, бер стакан тирәсе сыек каймак, тоз кирәк. Тавык түшкәсенә тутырасы эч­лекне блендерда болгатырга була: тизрәк тә, төерсез дә килеп чыга. Ә шприц белән тутырганда бу аеруча мөһим. Каймак куе булган очракта, бераз сөт өстәп җибәрергә дә мөмкин.
Эчлек әзер. Хәзер ин­де аны шприцка тутырып, тавык түшкәсенең төрле урыннарына җайлап кына кадап чыгарга кирәк. Башта тү­шенә, аннары канат, бот өле­ш­лә­ренә. Бер ягы әзер булгач, тавыкны икенче ягына әйлән­дереп, эшне дәвам итәр­гә. Тавык та күз алдында кабарып, түгәрәкләнеп китә.
Бу эшне башкарганда шуны истә тотарга кирәк: энәне тартып алгач, сыекча агып чыкмасын өчен шул урынны бармак белән уып җибәрү зарур. Шулай иткәндә, сыекча таралып китә һәм аның чыгу юлы да ябыла.
Тутырган тавыкны кайнап торган суга салу мөһим. Бу йомырка тиз арада куырылып, агып чыкмасын өчен эшләнә.
Тавык пешеп чыккач, изелеп китеп, бөтенлеген югалтмасын өчен, аны шулпадан җайлап кына алырга кирәк.
Менә ул тутырган тавык… Хуш исле пар чыгарып, матур булып балкып тора. Бераз суынгач, өлешләргә бүлеп чыгарга мөмкин. Тавык кисәкләре бик үзенчәлекле – сырлы-сырлы булып тора. Дөрес, ит төсе үзгәрмәгән, ак килеш калган, әмма йомырка белән чиратлашкан.
Тутырган тавык пешкән шулпа да бик үзенчәлекле: йомырка тәме үзен сиздерә. Токмач салып, кабартып аласы гына кала.
Авыздан сулар килдеме? Пешереп карагыз, бернинди авырлыгы юк кебек. Ярми­ле­ләр белми генә тавыкны шулай әзерләми.

Эльвира Ямалетдинова язып алды.


Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас