+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
30 Май 2022, 07:10

Мәхәббәткә фараз киртәме?

Бер авылда искиткеч гүзәллеккә ия, ягымлы, тыйнак, ипле, уңган кыз яшәгән. Ләкин бер генә егет тә бу кызга яучы җибәрмәгән, кулын сорамаган, хәтта якын да килмәгән.  

Мәхәббәткә фараз киртәме?Мәхәббәткә фараз киртәме?
Мәхәббәткә фараз киртәме?

Эш шунда, данлыклы бер күрәзәче бу кызны үпкән егетнең үләчәген фаразлаган икән. Бу күрәзәченең фаразлары һәрчак чынга аша торган булгач, егетләр кызга якын барырга да курыккан. Читтән, ерактан гына гүзәл кызга сокаланалар һәм авыр сулыйлар икән.

Көннәрдән бер көнне авылга атка атланган юлчы егет килгән. Ул, бакчада йөргән гүзәл кызны күреп, шунда ук гашыйк булган һәм атыннан төшеп, койманы сикереп кенә кергән дә кызны битеннән үбеп алган.

Бу хәлне күргән кешеләр “аһ” иткән һәм ни булачагын күзәткән. Ләкин берни дә булмаган. Егет кызның икенче битеннән дә үбеп алган һәм тезләнеп кулын сораган. “Мин күп илләр гиздем, синдәй гүзәлне күрмәдем, еллар буе эзләгән кешем син, гомер юлдашым бул!” — дигән ул кызга. Тәвәккәл, батыр, кыю, баһадир, матур егеткә кыз да гашыйк булган һәм ризалыгын биргән.

“Нигә син безне алдадың? Фаразың чынга ашмады бит!” — дип килгәннәр авыл егетләре теге күрәзәче янына. “Нишләп алдыйм, ди! Бу егет үләчәк. Ләкин башта ул бик озак бәхетле гомер кичерәчәк әле”, — дип елмайган күрәзәче.

Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз, дуслар? Бәхет батырларга гына елмаямы?

Фото: stock.adobe.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас