Акыллы карт, бу кешене тыңлап бетергәч, болай дигән: “Өеңә кайткач, кызыңның сурәтен яса. Анда аның бөтен холкын, сиңа булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тырыш һәм бу портретны дәшмичә генә балаңа бир”.
Икенче көнне бу кеше янә карт янына килгән. Бу юлы инде бик ачуланып, тузынып. “Нигә син миңа шундый киңәш бирдең?! Миңа хәзер тагын да авыррак. Кызым сурәтне, ачуланып, кире бирде!” — дип кычкырган.
- Ә ул сиңа нәрсә дип әйтте соң?
- “Нигә миңа үзеңнең сурәтеңне ясап китердең? Сиңа көзге җитмимени?”, — дип әйтте.
Менә шулай... Ә сезне балаларыгыз ишетәме?..
Фото:
factroom.ru