+2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июнь 2022, 12:20

Ә сез бер тылсымлы гөл үстерәсезме?

Халык элек-электән бу гөлне юкка гына үстермәгән. Аны үстереп, дөрес кулланып, тормышны күпкә яхшыртырга була.

Ә сез бер тылсымлы гөл үстерәсезме?
Ә сез бер тылсымлы гөл үстерәсезме?

Белгечләр ышандыруынча, бу үсемлек яхшы энергетикага ия.
Алоэ ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләрне яхшырта, конфликтларны юк итә. Гаиләдә җитешлек булсын, ызгыш-талашлар урап узсын, дисәгез, алоэ үстерегез.
Ул “дошман"нарны да куркыта икән. Өегездә бу гөл барлыкка килү белән сезгә уңай мөнәсәбәттә булмаган кешеләр килүдән туктар.
Алоэ хуҗасына бары бәхет кенә китерә. Аны яхшылап карарга гына кирәк. Ул өйдәгеләрнең аурасын яхшырта, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Бу гөлне тәрәзә төбендә тоту дөрес булыр.
Алоэ үсентесе сезнең өйдә тиз үсеп китте икән, димәк, өйдә начар энергетика юк.
Алоэның бер яфрагын алып, ишек башына беркетсәгез, ул өйгә негатив кертмәячәк.

Фото: pro-dachnikov.com

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: