

Чынлап җәй булганга ике генә көндер әле, шуңа ачык һавада булу тансык. Үз йорты белән яшәүчеләр, бакчачылар йорт алдындагы алачыкларга - беседкаларга күченә дияргә дә була. Шуңа күрә аның төзеклеген тикшерү мөһимлеге аеруча арта.
Бүген Октябрьский шәһәрендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары беседка түбәсе өемнәре астында кысылып калган 56 яшьлек ханымга ярдәм иткән.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, гадәттән тыш хәл Марат урамында шәхси йорт территориясендә булган. Җәйге беседканың балкасы бушаган һәм түбәсе җимерелеп төшкән. Нәтиҗәдә, зыян күрүче шунда кысылып калган.
Тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны Октябрьскийдагы 1нче дәваханәгә озатканнар.
Бәла аяк астында да, баш очында да булуы бар, хәвефсезлек чаралары турында онытмасак иде.