Йоклар алдыннан күп ашауның зыяны турында “Sputnik” радиосына биргән интервьюсында табиб-гастроэнтеролог Елена Бережная сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, соңгы күп ашалган кичке аш ашказаны һәм эчәклек эшчәнлегенә начар тәэсир итәргә, шулай ук бавырны май басуга китерергә мөмкин.
Бережная аңлатуынча, бик соң ашалган ризыктан соң шунда ук ятарга ярамый. Бу үзәк көюгә, шулай ук ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылуга китерә.
“Мондый кичке аштан соң барлык органнар да начаррак эшли башлый. Кеше йоклаганда аның энергетика ихтыяҗы бөтенләй башка төрле. Нәтиҗәдә, йоклар алдыннан артык күп ашау бавырның “симерүенә” китерергә мөмкин”, – дип ассызыклый эксперт.
Табиб сүзләренә караганда, кичке аштан тулысынча баш тарту да сәламәтлек өчен зыянлы. Бу матдәләр алмашынуы бозылуга китерергә мөмкин.
ФОТО : МТРК «МИР» / Игорь Медведев