+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 июнь 2022, 06:33

Хайван

– Хайван! – дип кычкыра күрше хатыны ачык тәрәзә аша… Ирен сүгә инде...Хайваннарны яратам мин. Башкача булуы мөмкин дә түгелдер. Фермада маллар арасында үскән малай ич. Сыерлар, бозаулар, сарыклар, атлар һәм... мал караучылар авызыннан чәчрәп торган “мат”лар арасында. Хәер, мин аның “мат” икәнен дә үсә төшкәч кенә аңладым әле. Ул вакытта безнең телебез шундый, ә башкалар бик үк дөрес сөйләшми сыман тоела иде. “Хайван” сүзенең дә чын мәгънәсен шул чордарак төшендем. Югыйсә, мин аны кәефеңә туры килмәгән кешегә карата әйтелә торган сүз дип йөри идем.

ХайванХайван
Хайван

Ә хайваннар күңелле иде. Утар буйлап: “Мә, мә... Мә!” – дип йөрүче сарыкларның юмартлыгына соклана идем. Ничек кенә мактасак та совет чорында да гел “давай” диләр иде. Сөт давай! Йон давай. Күрсәткеч давай. Давай да давай, бир дә бир. “Мә” диюче юк. Сарыклардан башка. Хәзер болай “мә” диюче бар ул. Бөтен нәрсәне дә “мә” дип кенә торалар. Кайчагында тормыш үзе дә сарык утарына охшап китә: бөтен яклап “Мә, мә... Мә!” дип кычкыралар. Тик боларның берсе дә сарык түгел, берсе дә бушлай бирми.
Ул бозаулар!.. Бозаудан да назлырак җан иясе юк. И, аның беренче тапкыр урамга чыгуларын күрсәң! Капкадан атылып чыга да кинәт туктап кала. Һәм аптырап карап тора. Мин хәтта аның бу мизгелдә нәрсә уйлаганын да аңлыйм кебек. “Ну, яп-яланаяк! Кайда килеп эләктем мин, анаңны сатыйм?! Что за...” Шул чамарак уйлый ул. Башкача уйлый алмый, ул да малчыларны тың­лап үскән ич. Бераз һушына килгәч: “Нифига себе! Нинди иркенлек!” – дип башын селкеп ала да күзе нәр­сәгәдер тө­шә: “Монысы нәрсә тагын? А-абзарыңны себерим!” – дип, тегенең артыннан ияреп китә. Аңа барысы да кызык, барысы да яңа. Нәрсә күрә – шуның артыннан иярә. Борынын тидереп карый, ялап карый. Без дә бит нәкъ шул бозау шикелле. Нәрсә күрәбез, шуңа ияреп китәбез. Коммунизм күрсәк – коммунизмга, демократия күрсәк – демократиягә. Сингапур системасы күрсәк – шул системага. Безгә нәр­сәнедер күрсәтергә генә кирәк...
Сыерлары да соклангыч. И, ул сыерның акыллылыклары! Кайберләре чәлдереп өйгә алып кайтырга дип әллә кайда яшереп куйган оныңа кадәр чокып чыгара торган иде. Мин аны гаепләмим. Акылын кулланырга бүтән мөм­кинлек булмагач, нәрсә эшләргә тиеш инде ул? Шуннан хуҗасы: “Әй, Аллаһның ачы каһәре суккан нәрсә!” – дигән сүзнең урыс­часын әйтеп, моның сыртына шланга белән тондырып ала. Теге дәшми. Әкрен генә урынына барып баса. И, аның сабырлыклары! Аны фермада: “Ярый көтүдә йөри әле, туеп кайтыр”, – дип, ашатмыйлар, ә көтүчеләр: “Ярый, кайткач ашар әле,” – дип, көнозын туп­лауда яткыралар. Ә ул дәшми. Һәм савалар. Көненә өчәр тапкыр. Сөте булмаса – тиргиләр. Я иткә җибәрәләр. И, бер карасаң, малчыда да сыер язмышлары инде...
Ә атлар... Алары аның нәкъ кешенең үзе кебек тоела иде. Кайберләре арыган, хәрәкәт­ләре талгын, күзләрендә нур сүрелгән. Ә кайберләре уйнаклап тора. Утарга кайтарып япкач та киртә аша сикереп кенә чыга. Көтүче сүгенә инде, теге тылсымлы сүзен әйтеп карый: “Борыл, анаңны...” – ди. Ә тегенең исе дә китми. Борылып кына карый да башын чайкап үз юлына юыртып китеп бара. Ә бернәрсә дә эшли алмыйсың. Риза түгел­сең икән, бар, куып тотып кара!
Берсен куып та караганнар иде. Бер нәчәлник кушкан. Авыл буйлап көне буе куып йөрделәр. Тоталмагач теге нәчәлник әйткән: “Атып алыгыз!” – дигән. Мылтыгын да үзе чыгарып биргән. Ә безнең авылның бердәнбер оста сунарчысы, кулын юарга дип кергәч, теге мылтыкка абынып егылып, патроннарны чылат­кан. Өстәвенә, мылтыгы да сынган. Ә башкалар чормадан мылтыкларын алып, аның тутыкларын тазартып, патрон таба алмый йөргән арада теге ат кабат утарына кайтып кергән. Шулай өйрәнгән бит инде, бер дә әллә кая китми ул, күңеле булганчы болында йөри дә, ялыккач, кайта, аның өчен киртәләр юк.
“Иткә җибәрегез!” – дигән теге нәчәлник. Ә безнең авыл ирләре аны ялгыш ат чабышына барган машинага төяп җибәргәннәр. “Билләһи-вал­лаһи, ялгыш менә! – дип акланганнар үзләре соңыннан, – алдашсам, шушы урында җир йотсын!” Җир йотмаган. Ә теге ат чемпион булды. Киртәләрне санламаган атны, атып алмасалар, тотып чалмасалар, билгеле инде, чемпион була.
Һе-һе-һе... Әле шушыларны язып утырам. Ә ачык тәрәзәдән күрше хатынының “Хайван!” дип кычкырганы ишетелә. Салып кайткан ире, шуны сүгә. Мин тиргәмим. Әйбәт кеше ул. Ясалма түгел. Ихлас. Кайвакыт төшереп алуы да, бәлки, шул әйбәт­легеннәндер. Хайван булсын, әйдә... Кеше, бәлки, бераз хайванланып та алырга тиештер. Хайваннан ерак киткән адәмдә кешелек тә бик булмый бит инде.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас