+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 июнь 2022, 06:50

Озын гомерле булу кагыйдәләре

Ә сез аларны беләсезме?  

Озын гомерле булу кагыйдәләреОзын гомерле булу кагыйдәләре
Озын гомерле булу кагыйдәләре

100 яшьтән узган кешеләрнең яшәү рәвешен өйрәнеп, белгечләр озын гомерлелекнең төп кагыйдәләрен билгеләгән.
Беренчедән, стресслардан арына белергә кирәк. Әлбәттә, күпләп алкоголь куллану яисә артыгын ашап кую белән түгел. Спорт, саф һавада йөрү, психологик алымнар, кызыклы китап, фильм, спектакль... Кемнең күңеленә нәрсә ошый.

Икенчедән, чама белән физик активлык мотлак. Сүз хәлдән таеп, зур физик йөкләнешләр кичерү турында түгел. Көн саен бераз гимнастика ясау, җәяү йөрү кирәк.

Гаилә бәйләнешләре хакында да онытмаска кирәк. Белгечләр исбатлаган — җылы гаилә мөнәсәбәтләре булган, туганнары белән матур аралашып яшәүчеләр озак яши.

Ниндидер дин тоту, рухи кыйммәтләр булуның әһәмияте зур. Озын гомерлеләр арасында күпчелек Ходайга ышана.

Тормышта максат булуы мөһим.

Тукланган ризыкларыгыз артык калорияле булмасын. Рационда үсемлекләр, ягъни яшелчә-җимешләр күп булырга тиеш.

Социаль тормыш кирәк.

Алкогольне чама белән генә куллану мөмкин.

Белгечләргә ышансак, югарыда телгә алынган кагыйдәләрне онытмаучыларның йөз яшьне узу мөмкинлеге бар. Табиблар шуны да исбатлаган: оптимист булып, ачу сакламыйча, кечкенә шатлыкларга да сөенә белүчеләр озак яши.

Фото: smartik.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас