+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 июнь 2022, 10:00

Бозымнан ничек котылырга?

Аның җиңел генә юлы бар, дип ышандыра белгечләр.  

Бозымнан ничек котылырга?
Бозымнан ничек котылырга?

Кайвакыт тормыш көтмәгәндә үзгәрә башлый. Эшләр бармый, чир артыннан чир килеп чыга, финанс хәле бозыла... Кайберәүләр моны күз тию, бозым салыну белән аңлата. Кешенең уңышыннан, бәхетеннән көнләшү - бик яман эш. Мондый кешеләр үзләренең көнләшү объектына яман ният белән төрле гамәлләр кылырга мөмкин икән.

Им-том белгечләре яман күздән, бозымнан төрлечә котылу юлларын тәкъдим итә. Ышансагыз, аның бер гади ысулын игътибарга алыгыз.
Бер йомырканы каты итеп пешерегез һәм, аны алып, өегездән ераккарак китегез. Кеше бик йөрмәгән, тыныч урынга барырга кирәк. Шунда йомырканы мондыйрак сүзләр әйтеп күмеп куярга кирәк: “Яман күздән, яман нияттән, яман көнләшүдән күмәм. Саклау-яклау алырга, агулы көнләшүдән котылырга килдем. Нәрсә белән килдем, шуны монда калдырам. Ничек иттем, шулай эшләдем!” Шуннан соң өегезгә кайтып китегез, артыгызга борылып карамагыз.

Менә шулай, дуслар, ышансагыз - ышаныгыз, ышанмасагыз - юк. Ә иң дөресе — көнләшә торган, “агулы” кешеләрдән ераграк йөрегез, уңышыгыз, бәхетегез турында гел кычкырып бармагыз. Бәхет тынлыкны ярата ул...

Фото: big-rostov.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: