+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
23 июнь 2022, 10:20

Тормышка позитив үзгәрешләр килсен өчен нишләргә?

Көн саен тылсымлы ике сүзне кабатларга кирәк!

Тормышка позитив үзгәрешләр килсен өчен нишләргә?
Тормышка позитив үзгәрешләр килсен өчен нишләргә?

Белгечләр без әйткән һәр сүзнең билгеле энергиясе барлыгына ышандыра. Сүзләр ярдәмендә без тирә-ягыбыздагы чынбарлыкка йогынты ясый алабыз икән. Шуңа күрә уйлар һәм сүзләр белән идарә итә белү мөһим.

Психологиягә нигезләнгән бер алымны куллану өчен безгә бары тик көн саен урынлы итеп ике сүзне кабатларга кирәк — “Рөхсәт итәм” һәм “Кире кагам”.

Мәсәлән, сез ниндидер яхшылык хакында уйлыйсыз, хыялланасыз икән, аны әйтегез һәм “Моңа булырга рөхсәт итәм!” — диегез. “Мин үземә бәхетле булырга рөхсәт итәм!” “Үземә матур булырга рөхсәт итәм!” “Мин үземә яхшы эш табарга рөхсәт итәм!” “Тормышыма уңышка килергә рөхсәт итәм, мин моңа лаек!” — шундыйрак сүзләрне еш кабатлагыз.

Ләкин кайвакыт күңелгә күңелсез уйлар да килә яисә шик-шөбһә, курку били. Бу вакытта мондыйрак сүзләр кабатлагыз: “Барлык каршылыкларны кире кагам!” “Начар кәефне кире кагам!” “ Уңышсызлыкны кире кагам!”

Белгечләр бу алымның нәтиҗәсен күрү өчен аны кимендә ике атна кулланып карарга куша. Ул аеруча моңа кадәр теләкләре тормышка ашмаган, күңелсезлекләр сагалап торган кешеләргә ярдәм итә икән.
Позитив килсен сезгә, дуслар!

Фото: fb.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: