+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
27 июнь 2022, 05:00

Яланаяк йөрмәгез!

Табиб сөял йоктырудан ничек сакланырга кирәклеген аңлатты.

Яланаяк йөрмәгез!Яланаяк йөрмәгез!
Яланаяк йөрмәгез!
Элек безгә нәнәйләр бака тотма, кулыңа сөял чыгар, дип әйтә иде. Табиблар белдерүенчә, бу алай түгел икән. Табиб-косметолог, дерматовенеролог Анна Михайлова әйтүенчә, киң таралган фикергә карамастан, сөял кешегә бакадан күчми.

"Бу вирус белән инфекцияләнгән тире белән, мәсәлән, кул бирешкәндә яки гомум куллану предметлары аша, уенчыклар, ишек тоткалары һәм башкалар ярдәмендә йогарга мөмкин. Шул рәвешле, аны теләсә кайсы урында йоктырырга була. Бакалар белән гөберле бакаларның моңа бөтенләй катнашы юк. Тиредәге вак җәрәхәтләр һәм ялкынсыну аша да йогарга мөмкин", - дип сөйли Михайлова.

Анна Михайлова сөялләр белән зарарлану ихтималын ничек киметү турында сөйләде.

"Җәмәгать урыннарында яланаяк йөрмәгез. Аякларыгызны коры хәлдә тотарга тырышыгыз. Бу очракта сыйфатлы аяк киеме ярдәм итәчәк. Маникюрны һәм педикюрны намуслы осталарда гына эшләтегез, алар стерильләштерелгән һәм шәхси инструментлар куллана. Тиешенчә туклану, яхшы йокы, чыныгу, стресслар булмау да ярдәмгә киләчәк”, - диде ул “URA.RU” басмасына.

Элегрәк балалар хирургы Марина Тарасова балаларда сөял һәм папилломаны лазер, электр тогы яки гадәти хирургия ярдәмендә дәвалап була, дип сөйләгән иде.


Фото: natpressnet.mirtesen.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас