+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 июль 2022, 12:45

Яу кырында да могҗизалар булган

Бөек Ватан сугышы елларында да андый мисаллар күп теркәлгән.

Яу кырында да могҗизалар булганЯу кырында да могҗизалар булган
Яу кырында да могҗизалар булган
Теләсә нинди сугыш – җитди эш, ләкин шул ук вакытта хәрби хәрәкәтләр барганда да, бәрелешләр арасындагы тансык ял сәгатьләрендә дә кызыклы, аптыратырлык һәм хәтта көлке тудырырлык хәл-вакыйгалар булып торган. Әгәр инде булмаса, солдатлар арасындагы берәр шук, шаянрак холыклысы, төшенкелеккә бирелеп бармаучы оптимист рухлысы үзе булса да уйлап чыгарган, чөнки мондый чакларда да яугирләрне юмор хисе ташламаган һәм бу хис психологик яктан бик мөһим булган.

Тараннан соң исән кала

Бөек Ватан сугышы барышында искиткеч батырлыклар күп кылына. Кайбер очучыларның каһарманлык кылган вакытларында кайчак язмыш, тәкъдир дә зур роль уйный. Мәсәлән, очучы Борис Ковзан бервакыт хәрби заданиедән кайтып барганда көтмәгәндә аңа алты немец истребителе ташлана. Борис бөтен арсеналын атып бетерә, үзенең башы яралана. Ул рация аша командирына очкычтан сикерәчәген әйтә дә люкны ача. Соңгы моментта үзенә таба бер дошман самоле­тының туп-туры очып килүен күрә. Борис та очкычын бора да таранга китә, нәтиҗәдә, ике самолет та шартлый...
Ковзанны таран алдыннан люкны ачып куюы коткара: ул һушсыз килеш кабинадан чыгып оча, ә автомат-парашют үзе ачыла. Шул хәлдә килеп төшкән очучыны тиз генә госпитальгә озаталар...

Дөяләр... пушка тарта

Сугыш тарихында хәрбиләр тарафыннан кыргый дөяләрне кулга ияләштерү очраклары да булган. 1942 елда Әстерханда 28нче резерв армиясе оештырыла, ләкин пушкаларны тартып йөртергә техника җитми. Шуңа хәрбиләр шул тирәдәге даладагы кыргый дөяләрне тотып, кулга ияләштерергә мәҗбүр була.
28нче армия өчен барлыгы 350 “чүл корабын” тотып өйрәтәләр. Аларның күпчелеге сугышта һәлак була, исән кал­ганнарын хуҗалык эшләрендә файдаланалар, ә соңыннан зоопаркларга тапшыралар. Ә менә “Яшка” кушаматлы дөя Берлинга кадәр барып җитә.

Гитлерга... безнең медаль!

Сугыш тарихында Гитлерга кагылышлы кызыклы факт та бар. Юк, сүз Берлинда утырган мәлгунь хакында түгел, аның фамилиядәше булган яһүд Семен Гитлер турында.
Ул бик мәргән пулеметчы була һәм алышларда үзен курку белмәс яугир итеп күрсәтә. Архивтагы “Хәрби хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләү кәгазендә шулай “Гитлер бүләкләнә” дип язылган. Ләкин икенче – “Батырлык өчен” медаленә тәкъдим иткәндә “Гитлев” дип языла. Хатамы бу, әллә махсус шулай эшләнгәнме – билгеле түгел.

Кыек атып, туры тидергәннәр

Берсендә штурмовиклар эскадрильясе немецлар плацдармын бомбага тотарга приказ ала. Әмма дошман зениткалары шулкадәр көчле ут ача ки, плацдармга имин барып җитү турында уйларлык та булмый. Командир егетләрен кызгана да приказны үтәмәскә карар кыла. Аның кушуынча, штурмовиклар бомбаларын тәгаенләнгән ноктага барып җитмәстән урман өстенә ташлап бетерә дә кире борыла.
Икенче көнне иртән могҗиза була: безнекеләр теге плацдармны сугышмыйча диярлек яулап ала. Ачыклануынча, теге урман эчендә дошман гаскәрләренең штабы урнашкан булган икән, ә безнең штурмовиклар аларны тулысынча тар-мар итеп ташлаган! Шуннан безнең командование орден-медальләр белән бүләкләү өчен моны эшләгән геройларны эзләп карый, ләкин беркемне дә таба алмый. Очучылардан бер сүз дә чыкмый, чөнки, приказга ярашлы, тиешле объектны бомбага тотып кайттык, дип рапорт биргән булалар...

Леонид Гайдай һәм Шурик

Барыбыз да яратып караган кино­комедияләр режиссеры сугышка 1942 елда алына. Ләкин ул фронтка эләкми, аны Монголиягә армия өчен кыргый атлар өйрәтүче итеп җибәрәләр.
Берсендә аларның частена хәрәкәттәге армиягә китәргә теләүчеләрне сайлап алу өчен бер майор килә. Саф алдында сорый: “Кем кавалериягә барырга тели?” “Мин!” – дип кычкыра режиссер, бер адым алга чыгып. “Кем пехотага?” – “Мин!” “Кем флотка?” – “Мин!” Майорның солдатка ачуы килә һәм: “Туктап тор әле, мин башта бөтен исемлекне укып чыгыйм!” – ди.
Берничә елдан Гайдай бу эпизодны үзенең “Ы” операциясе һәм Шурикның башка маҗа­ралары” комедиясендә файдалана.

Танк көймәне батырган

Фашистларның су асты көймәсе Мурманскига Америкадан сугыш кирәк-яраклары, ягулык һәм танклар китерүче транспорт судноларын күреп кала. Суднода корал юклыгын белгәч, немецлар кыюлана төшә һәм бераз очынып китә: 30 метр тирәсе ераклыкта гына су өстенә калкып чыгалар да көлә-көлә торпедодан аталар. Ул шартлаудан хасыйл булган көчле һава дулкыны палубадагы танкларны күтәреп очыра, шуларның икесе мәлгуньнәрнең су асты көймәсе өстенә килеп төшә. Ул шунда ук бата...

Танк-трактор

Одесса янында барган сугышлар вакытында безнең армия хәрби техникага кытлык кичерә. Шул чакта командование 20 тракторны калай белән тышлап, аларга пушка муляжларын урнаштырырга боера. Бу дошманга психологик тәэсир итүгә исәп тотып эшләнә.
Һөҗүм төнлә оештырылганлыктан, утларын кабызып, “пушкаларын” тырпайтып, зур гөрелте белән килүче “танклар” фашист гаскәрләрендә паника куптара, котларын ала, табаннарын ялтыратырга мәҗбүр итә. Безнең солдатлар әлеге трактор-танкларны “Ни-1” дип атый. “На испуг” ягъни...

Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.
(Интернеттан алынды).


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас