+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
14 июль 2022, 04:55

Хәйдәр ага – халык күңелендә

Чакмагышта күренекле журналист, мөхәррир, тарихчы Хәйдәр Басыйровның хәтер кичәсе үтте.  

Хәйдәр ага – халык күңелендәХәйдәр ага – халык күңелендә
Хәйдәр ага – халык күңелендә

Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйлемдар Рамазанов, Вәзыйх Исхаков исемендәге премияләр лауреаты, Чакмагыш районының шәрәфле шәхесе Хәйдәр ага Басыйровның истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән “Игенче” гәзите редакциясе бинасы диварына аның хөрмәтенә тактаташ куелды. Район мәдәният сараенда аның хезмәт һәм тормыш юлына багышланган күргәзмә, “Гөл чәчеп җиргә” автобиографик китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды.

Белешмә: Хәйдәр Басыйров 1939 елның 25 июнендә Чакмагыш районының Югары Аташ авылында туган. Югары Аташ җидееллык, Имәнлекул урта мәктәбен, Уфа шәһәренең 4нче техник училищесын тәмамлаган. 1958-60 елларда Казахстан ССРында балта остасы булып эшли. 1965 елда БДУның татар-урыс бүлеген тәмамлый. 1965–66 елларда – “Игенче” гәзитендә әдәби хезмәткәр, 1966–68 елларда хатлар бүлеге мөдире була, урындагы радиотапшыруларны оештыра һәм алып бара. 1968–75 елларда – ВЛКСМ Чакмагыш райкомының беренче секретаре, 1975 елда КПССның Чакмагыш райкомы инструкторы. 1975–2002 елларда – “Игенче” гәзите мөхәррире. 2021 елның 10 мартында вафат булды.

Үзе төзетешкән бинага – тактаташ

Хәтер чарасының тәүге өлеше Хәйдәр Фәйзрахман улы озак еллар баш мөхәррир булып эшләгән “Игенче” гәзите редакциясе бинасы янында үтте. Анда хакимият, матбугат, мәдәният оешмалары вәкилләре, Уфадан һәм Казаннан кунаклар, хезмәттәшләре, гаилә әгъзалары килгән, гомумән, халык күп җыелган иде. Бу табигый дә, чөнки Хәйдәр Басыйров райондагы иҗтимагый тормышның нәкъ уртасында кайнады, төбәкнең “аяклы энциклопедиясе” булды. “Игенче” гәзитен укып, ничәмә буын тәрбияләнсә, район сабантуйларын җор һәм үтә дә җанлы итеп алып баруын әле булса сагынып искә алалар.
Күркәм шәхес турында фикерләр, җылы истәлекләр яңгырады. Район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев ассызыклавынча, Х. Басыйров Чакмагышның чын патриоты, игелекле, үрнәкле шәхесе иде. “Игенче”нең бүгенге баш мөхәррире Фәнис Әмирханов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Ирек Усманов, атаклы табиб Рәшит Бадыйков, комсомол еллары дусты Өлфәт Идрисов, җәмәгате Фәһимә Басыйрова үз чыгышларында аның күркәм сыйфатларын телгә алдылар, хезмәт, тормыш, иҗат юлына һәм шәхес буларак аңа югары бәя бирделәр.
...Менә район мәдәният сарае хезмәткәре Гөлназ Сәлимова истәлек тактаташын ачуны игълан итте. Аны каплаган тукыма шуып төшүгә, матур зәңгәрсу фонда Хәйдәр аганың сурәте ачылды. Шушы бинаны төзетүдә янып-көеп йөргән, аны мәгълүмат, аң-белем, мәдәният учагына әверелдереп, гөрләтеп эшләткән шәхеснең истәлеге, һичшиксез, бу диварда бик урынлы.

Яшьнәп яшәде!

Мәдәният сарае фойесында исә кунакларны бай экспозиция көтә иде. Аны оештыруда Хәйдәр абыйның улы, китапларының автордашы, эшләренең дәвамчысы, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Басыйровның өлеше зур. Күргәзмәдә Хәйдәр аганың хезмәт һәм шәхси әйберләре, коллекцияләре, кулъязмалары, фотоальбомнары белән танышырга мөмкин иде. Әнә бер читтә гармун тора; элекке видеокамера да гаҗәп кызыклы экспонат; намазлык белән түбәтәй дә бар. Ә иң күп урынны, әлбәттә инде, китаплар алып тора. Аталы-уллы Басыйровлар җәмгысы 24 китап нәшер иткән.
Күргәзмәләр белән танышкач, кичәдә катнашучылар залга үтте. Луиза Ишморатова алып барган әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясаучылар, гүя, Хәйдәр аганың портретын тергезде. Һәркем бу күмәк портретка ниндидер төсмер өстәде, күңелендәге кадерле истәлек­ләре белән уртаклашырга теләде.
1952 елда районның ул чакта “Коммунизмга” дип аталган гәзитендә тәүге мәкаләсе басылып чыкканнан бирле Хәйдәр Басыйров матбугат белән ныклап кызыксына башлый, тора-бара ул аның гомерлек һәм яраткан эшенә әверелә. Башкорт дәүләт универси­тетының филология факультетын тәмамлагач, “Игенче” район гәзите редакциясендә әдәби хезмәткәр, хатлар бүлеге мөдиреннән алып баш мөхәррир вазыйфасына кадәр юл үтә. 1975-80 елларда редакция һәм типография бинасы төзелгәндә җәмәгать башлангычындагы прораб була, өмәләрдә шәхсән катнаша. Үз хезмәткәр­ләренә кешелекле-кечелекле мөнәсәбәттә була, аларның тормыш-көнкүреше хакында һәрчак хәстәрлек күрә, аларны аерым фатирлы итү өчен күп көч сала. Редакциядә “Яшь хәбәрчеләр” мәктәбен булдырып, яшь буынны иҗат серләренә өйрәтүне оештыра. Бу дәресләргә йөргән Алсу Төхвәтуллина, Гөлара Арысланова бүген “Өмет” гәзитендә эшли, Илсур Мансуров – филология фәннәре кандидаты, БДУның Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш кафедрасы мөдире.
Хәтер кичәсе җыр-биюләр белән үрелеп барды. Эльвир Халиков, Ревинер Гобәев, Гөлназ Сәлимова, Рузил Гафаров, “Асылъяр” халык биюләре ансамбле, башка чыгышлар тамашачылар күңеленә хуш килде. Табында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да җыр башкарды.

Китаплары – якташларына һәйкәл

1999 елда Хәйдәр Басыйровның “Кая бара бу дөнья?” дигән тәүге үзнәшер китабы дөнья күрә. Ә инде хаклы ялга чыккач, улы Айдар белән бергәләп бар көч-егәрен китаплар язуга һәм нәшерләүгә багышлый. “Әмир мәктәбе” (2004), “Ватанга тугры калдылар” (2010, 2017) тарихи-документаль повесте, “Җир уллары” (2013), “Бигәш баба оныклары” (2013), “Сәнәк сугышы” (2015), “Күңелләре тулы моң белән” (2018), “Еникеев мәктәбе” (2020) кебек тарихи-документаль очерк жанрдагы китаплары Басыйровларны көчле публицист буларак ачты. Ә инде “Чакмагыш туфрагында туганнар” (2007), “Яңа Балтач яклары” (2009), “Батыр кызлар” (2015), “Геройлар, орденлылар” (2016), “Баимбәт баба варислары” (2019), “Тозлыкуш ягы яугирләре” (2020) кебек китаплар – энциклопедик рухта.
Мәсәлән, “Чакмагыш туфрагында туганнар” энцик­лопедиясенең “Мәгариф” (2018) ике томлыгында соңгы 150 ел эчендә Чакмагыш районы мәгариф системасында эшләгән 2005 кеше турында биографик белеш­мә бирелгән. Ә “Юмаш яклары” (2020) энциклопедик белешмәсенең өч томы 1032 бит тәшкил итә, 19 авылның тарихын колачлый, анда туган һәм яшәүче 1818 шәхеснең биографиясен тәкъдим итә.
Тарихи-документаль материал туплау өчен авторлар озак еллар архив, энциклопедия, китап, вакытлы матбугат басмалары кебек чыганаклардан эзләнгән, документларны, шәҗәрәләрне өйрәнгән. Якташларына мөрәҗәгать итеп, алар сөйләгәннәрне язып алып эшкәрткәннәр, фотосурәтләр җыйганнар. Кирәкле даталарны табу өчен хәтта зиратлардагы кабер ташларыннан исем-фамилияләрне эзләргә кирәк бул­ган. Теле­фоннан, хат аша сөйләшү­ләр; матбугат, архив материаллары белән эшләү, объектив мәгълүмат бирү, фотоларны эшкәртү, компьютерда җыю, нәшриятка әзерләү, иганәчеләр табу – болар авторлар һәм аларның ярдәмчеләреннән, фикердәш­ләреннән күпме вакыт һәм күз нуры таләп иткән! Ә иң мөһим шартлар: теләк, көч, вакыт, тырышлык һәм кешеләргә карата хөрмәт хисе, аларны ярату. Басыйровлар нәшер иткән китаплар – төбәк тарихын өйрәнүчеләр өчен бәһасез чыганак, зур рухи мирас. Бу кадәр күләмле һәм сыйфатлы хезмәтне башкарып чыгу өчен гыйльми-тикшеренү институтында аерым бүлек, махсус нәшрият, аерым бюджет таләп ителә кебек, әмма Басыйровлар аны шәхси башлангыч белән башкарып чыккан.
Басыйровларның якташлары арасында популяр булуының тагын бер сәбәбе – нечкә юмор хисендәдер, мөгаен. “Кө­ләрсең дә, еларсың да…” (2015), Айдарның “Нәчәльниген яраткач” (2006) һәм “Имтихан” (2008) китаплары шундыйлардан.

“Гөл чәчеп җиргә”...

Быел нәшер ителгән “Гөл чәчеп җиргә” 24нче китап исә Хәйдәр аганың үзе турында. Әтиләренең кулъязмасын кызы Эльза һәм улы Айдар саллы китап итеп бастыруга ирешкән. Әйткәндәй, ул татар һәм урыс телләрендә дөнья күргән. Урысчага тәрҗемәне “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире урынбасары Фәнис Гәрәев һәм “Өмет” гәзите журналисты Алсу Төхвәтуллина башкарып чыкканнар. Нәшер чыгымнарын “Базы” хуҗалыгы җитәкчесе Вадим Соколов, Иске Ихсан егете, эшкуар Азат Абдуллин күтәрешкән.
Хәйдәр абыйның тормыш иптәше Фәһимә Шаһгали кызы, кызы Эльза, улы Айдар, оныклары, сәхнәгә күтәрелеп, якыннары турында ихлас хатирәләре белән бүлештеләр. “Гомере чагу булды Хәйдәремнең. Ул үзе өчен түгел, кешеләр өчен янып яшәде”, – диде хәләл җефете, 54 ел бергә гомер кичергән Фәһимә апа. Оныгы Сабур исә заманча сүз белән: “Безнең картәти альтруист иде”, – дип бик төгәл шәрехләмә бирде.
Чыгыш ясаучылардан Рәзифә Сәхәпова Хәйдәр Басыйровның исемен Чакмагышның бер урамына бирү тәкъдиме белән чыкты. Бик хуп сүзләр. Туган төбәгенең патриоты, фидакарь шәхесләрнең исеме киләчәк буыннарга да тапшырылырга тиеш.
Алып баручының: “Кеше гомере еллар белән түгел, изге гамәлләр белән үлчәнә. Андыйлар халык хәтерендә кала, күңелләргә матур хатирә булып уела. Халкыбызның асыл улы, күренекле шәхес Хәйдәр Басыйровны кылган эшләре, кешеләрне, башкарган эшен яратуы шундый биеклеккә күтәрде. Хәйдәр Фәйзрахман улы яшьнәп, ярсып эшләде, яшәде. Бәхетле, сөйкемле кеше иде. Китаплары аша Чакмагышыбызны еракларга танытты. Ул безнең күңелдә ир арысланы булып сакланып калыр”, – дигән сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел. Чыннан да, матбугат өлкәсе, безнең дәвер Хәйдәр абый кебек таза рухлы затларга бик мохтаҗ.

Дилбәр БУЛАТОВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас