+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
16 июль 2022, 08:25

Картлыкта үкенмәс өчен ничек яшәргә?

Өлкән яшьтәгеләр арасында үткән гомерләре өчен нәрсәгә үкенүләре хакында сорашканнар. Күпләрнең җаваплары бертөрле булган! Ул җаваплар күңелгә үтәрлек. Безгә, әле картаймаганнарга, аларны тыңлап, тормышта күп нәрсәне төзәтергә мөмкинлек бар.

Картлыкта үкенмәс өчен ничек яшәргә?Картлыкта үкенмәс өчен ничек яшәргә?
Картлыкта үкенмәс өчен ничек яшәргә?
Аеруча кешеләр менә нәрсәгә үкенә икән.
Вакытында сәламәлекләрен кайгыртмаганга. Яшь чактагы сәламәтлек мәңге сакланыр кебек. Ләкин бу алай түгел. Картлыкта рәхәт булсын өчен сәламәтлекне яшьтән кайгыртырга кирәк.

Күпләр тормыштан тәм табып, һәр көнгә шатланып яшәмәгәненә үкенүен белдергән. Ни өчендер кешеләр күбрәк кайгыруны, бар игътибарын ниндидер бер проблемага юнәлтүне өстен күрә. Ә бит һәр мизгелдән тәм табарга кирәк. Соңыннан кыен булып тоелган вакытларыгызны да матур мизгелләр буларак искә алырга мөмкинсез.

Картлыкка акча җыймаганга да кешеләр үкенә икән. Эшләп акча эшләү мөмкинлеге булганда гомер көзе тынычлыкта һәм җитешлектә үтсен өчен картлыкка инвестицияләр дә ясарга кирәк икән.

Якыннарыгыз белән мөмкин кадәр вакыт үткәрергә тырышыгыз! Картайгач моны искә алмаганнар бик үкенә. БЕребез дә мәңгелек түгел. Якыннарыбыз белән үткәргән мизгелләр – бәясез. Калганы ул кадәр мөһим дә түгел...

Фото: 4tololo.ru


Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас