

Казакъ тугае
Чәрмәсән елгасыннан ерак түгел генә бер тугай бар. “Казакъ тугае” дип атала ул. Элек бу тугайда бик тату бер кабилә яшәгән. Ул казакъ кабиләсе булган. Кабилә әгъзалары бик рәхәт тормышта яшәп, җир эшкәртеп, иген игеп көн күргән. Явызлыкның, кайгының нәрсә икәнлеген белмәгәннәр.
Алар арасында бер бик чибәр кыз һәм бик батыр егет булган. Ике яшь йөрәк бер-берсен үлеп яратканнар. Аларның мәхәббәтенә сокланмаган кеше булмаган. Кошлар да көне-төне аларны данлап сайраган. Көндезләрен ул мәхәббәткә кояш сокланса, төннәрен аларның мәхәббәтенә ай шаһит булган.
Ләкин беркөнне бу якты тормыш күген кара болыт каплый. Бер бай кызы, бу егетне күреп, аңа гашыйк була. Ул, ничек тә булса, егетне үзенә каратырга тырыша. Ләкин егет үзенең мәхәббәтенә тугры булып кала. Бай кызы, ничек кенә тырышса да, үз ниятенә ирешә алмый.
Шулай көн артыннан төн уза, төн артыннан көн уза. Ләкин бай кызы берничек тә егет белән кыз арасына керә алмый. Шуңа бу кызның бик ачуы килә һәм ул урман уртасында яшәгән сихерче карчыкка барып ялвара:
– Ничек тә булса син миңа ярдәм итәргә тиешсең. Ул егет минеке булырга тиеш. Мин сиңа бөтен байлыгымны бирәм, тик син ярдәм ит, – ди.
Карчык үзенең сихер эшләренә керешкән, ди. Болай да итә, тегеләй дә итә, тик егет белән кыз арасын суыта алмый, ди. Бу карчык сихерләгән саен кыз белән егет арасы ныгый гына бара, ди.
Бай кызының бик ачуы килә һәм ул карчыкка:
– Теләсәң нәрсә эшләт бу икәүне. Тик Җирдә алар яшәмә-сеннәр. Мин аларның бәхетен күреп яши алмыйм, – ди.
Карчык бу казакъ кабиләсенә сихер җибәргән. Егет белән кыз бер-берсенә карап сокланып торганда, кыз – шомыртка, ә егет алмагачка әверелгәннәр. Бу сихер ике яшь йөрәккә генә кагылып калмаган, кабиләнең барлык ир-атлары – алмагачка, ә хатын-кызлары шомыртка әверелгәннәр. Кыз белән егет әверелгән агачлар бергә тора, ә аларны тирә-яктан әллә күпме алмагач һәм шомырт уратып алган. Бу тугайда башка төрле агач үсми.
Вакыт узу белән кешеләр бу урынны “Казакъ тугае” дип атый башлаган.
(1998 елда Благовар районының Күчәрбай авылында Зөлфирә Латыйпова язып алган. Информаторы күрсәтелмәгән.)
Кара чишмә
Элек авылда бер кыз яшәгән, ди. Үсеп буйга җиткән. Үзенең уңганлыгы, чибәрлеге белән дан казанган. Вакыты җиткәч, үзе теләгән егеткә кияүгә чыккан. Әмма бианасы бик усал булган. Ире өйдә юк чакта, төрле сылтау табып, гел киленен әрли икән. Килен аның җәбер-золымына озак түзә алмаган. Бер көнне чишмәгә суга килгәч, ул:
– Шулкадәр битәрләнеп яшәгәнче, йөгерек елга булсамчы, – дип теләк теләгән. Теләк теләве булган, ул, чыннан да чишмәгә әверелгән. Ә биана бу чишмәгә су алырга килә алмый икән. Чөнки ул килсә, чишмә кап-карага әйләнә дә куя икән.
(1996 елда Туймазы районының Тукай авылында Һаҗәр Шәфыйковадан (1929 елгы) Земфира Шакирова язып алган.)
Морадым елгасы
Элек бу тирәдә Морадым батыр яшәгән. Ул тирә-якта дан тоткан. Морадым атына елгадан су эчергән. Елга Морадым батырга бик ошаган – аның матурлыгына сокланып карап туя алмаган. “Син, елга, минем туганым булырсың”, – дигән егет. Тегесе сеңел булырга ризалашкан. Морадым үзе үлсә дә, елга мәңге тугры булып калган. Халык аны “Морадым” дип атаган.
(1998 елда Туймазы районының Яңа Бишенде авылында Габделгали Хәкимовтан Светлана Хәкимова язып алган.)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ әзерләде