

Баксаң, җылыну нә-тиҗәсендә метан чыгу арта икән. Шул ук вакытта метан көчле парник газы булып тора, ул климат үзгәрешен көчәйтә. Белгечләр гидроксиль радикалларның ничек үзгәрүен билгеләү өчен дүрт дистә ел дәвамында җыелган метан концентрациясе турындагы мәгълүматларны анализлап глобаль җылынуның атмосферада метан артуына китерүен ачкан.