+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
17 июль 2022, 13:00

Хатлар көтәм

Почта яшниге диләр инде аны безнең якта. Бу коймага беркетеп оныта торган әйбер. Почтальоннар шунда гәҗит-журнал-хат кыстырып китә. Менә шундый нәрсәне миңа Мөслим районының Метрәй авылында яшәүче Рүзәл Минһаҗев дигән искиткеч шәп егет бүләк итеп җибәрде. Бик озак балконда ятты ул, шуннан авыл коймасын яңарткач элеп карарга булдым. Әллә күпме кеше сокланып киткәч, чынлап элеп куйдым. Ныгытып. Матурлап. Бөтен кеше миңа сокланып китә, Рузәлгә сокланырга кирәк. Ә бәлки миңа сокланулары да дөрестер, үзем генә мин беркем дә түгел, мин сезнең нурлар белән балкыйм бит инде. Һәм почта яшниге белән… Һәм… Дөньяның бер гади кануны бар: коймаңда почта яшниге эленеп торгач, хат көтәсең икән.

Хатлар көтәмХатлар көтәм
Хатлар көтәм

Мин дә хатлар көтәм…
Яшьрәк буын кешеләре хатның ни икәнен дә белми торгандыр инде хәзер. Ак кәгазьгә каләм белән кулдан язылган сүзләрне кәгазь конверт эченә тыгасың да якын кешеләреңнең берәрсенә җибәрәсең. Әнкәңә, мәсәлән, сөйгән ярыңа, дустыңа. Теге­ләр дә көтеп торадыр дип уйлыйсың. Шуннан җавап көтә башлыйсың. Җавап хаты. Күп чакларда җавап хаты килә. Сөенәсең. Кайвакытта килми. Борчыласың. Якын кешең белән бер-бер нәрсә булдымы әллә дип уйлыйсың. Мөнәсә­бәтләр үзгәрдеме икән, дип тә шикләнәсең. Кайчагында үз хатың да кире әйләнеп кайта… Мондый аралашу ысулы бүгенге заман тизлегенә ияләшкән кеше өчен бик уңайлы түгел инде. Хәзер бит я смс язып җибәрәсең, я телефоннан шалтыратып сөйлә­шәсең. Җайлы хәзер.
Ләкин хат язышуның да үз рәхәтлекләре була торган иде. Хәер, аны рәхәтлек дип әйтү дә дөрес түгелдер инде. Хат килсә генә рәхәт була. Кил­мәсә, моңсуланасың, хат алучылардан көнләшәсең. Җанга сагыш саркыла.
Әле мин бәләкәй чакта да хат алышу иң зур бәйләнеш булып исәпләнә иде. Дәү әниләр, үзләре укый-яза белмәсәләр дә, хат яздыралар. Авылның иң матур яза торган бер кешесе бар, аны яратып “писер” дип йөртәләр, хатларны да шуңа әйтеп торып яздыралар, язганы өчен акча, яки чәй, күкәй кебек күчтәнәч биреп җибәрәләр. Бераз үсә төшкәч, дәү әни миннән хат яздыра да: “И, балам, бигрәк төз итеп язгансың, писер булырсың әле”, – дип мактап куя торган иде. Сүзе дөрескә якын булып чыкты. Мин “писер” үк булалмадым инде, язучы гына булдым.
Ә үземнең иң беренче язган хатым Фәнил абыйга иде. Ул ике туганым булса да үз абыем кебек: килә, хәл белешә, мине рәнҗеткән малайларны тукмап китә. Көчле инде, шуңа күрә, чит авылныкы булса да аңа каршы сүз әйтерлек кеше юк, әллә кайдан танып торалар. Малай чакта күпләр үзләрен рәнҗетергә маташкан кешеләрне: “Әтигә әйтәм”, “Абыйга әйтәм!” – дип куркыталар иде. Минем андый кешем юк… Ләкин кайбе­рәүләр: “Аның бит Фәнил абыйсы бар”, – дип сугарга күтәргән кулын төшереп җи­бәрәләр, миңа тимиләр иде. Менә шуңа иң якын кешем итеп күргән­мендер инде, беренче хатымны да аңа яздым. Хат ук та түгел әле ул, открытка дип аталган нәрсә иде. Бәйрәм уңаеннан. “Фәнил абый, котлыйм сине сигезенче март белән…” Миңа алты гына яшь иде әле, дөрес яздым микән дип әнигә күрсәттем. Ул кычкырып көлеп җибәрде, югалып калуымны күргәч, кочаклап алды: “Улым, маладис язган­сың… Тик бу көн хатын-кызлар бәйрәме, син абыеңны 23 февраль белән котла”, – диде ул башымнан сыйпап. Дәфтәр битенә язылган беренче хатым да шул ук Фәнил абыйга иде. “Абый, теге малайлар мине тагын кыйнадылар, килеп кирәкләрен биреп кит әле…” Бу хатны мин әнигә дә күрсәтмәдем, җибәрмәдем дә. Ул тапшырылмаган хат­лар­ның берсе булып үземдә калды.
Хатлар көтеп өзгәләнгән чагым хәтердә. Туган йортымнан иртә чыгып китсәм дә, әнидән хат көтмәдем инде мин. Ул минем өчен җан аямый торган кеше булса да, бераз кырыс холыклы, хат яза торган түгел иде. Аннан соң үсмер чакта берәү дә әти-әнисеннән хат көтеп ятмый инде, һәркем үзенең шәхес икәнен расларга тырыша, хәтта аларның булмавы хәер­лерәк кебек тоела. Бөтенләй үк югалтып тормасыннар дип, кайчагында үзең генә хат саласың. Әти-әниләр хәлен үсмер чакта беркем дә аңлый алмый, аны үзең әти-әни булгач кына аңлап үкенәсең. Эх, шулай икән бит ул, шулай итәргә кирәк булган икән дисең.
Мин сөйгән кызымнан хат көтә идем. Күрше авылныкы ул. Җанымның мәхәб­бәткә тилмереп йөргән бер вакытында очраттым да аннан да кадерлерәгем юк кебек тоелды. Кыш иде ул, янына берничек тә барып булмый кебек иде. Хатлар яздым. Җавабы да килде. Языштык. Их, аның хатын көткән мизгелләр! Гадәттә, сәгать алтылар тирәсендә почтальоннар үтә. Тик урамда буран. Мондый чакта килми дә калалар. Мин көтәм. Минутына кырык тапкыр чыгып капка арасындагы ярыкны карап керәм. Ул вакытта почта яшниге юк, гәзит-журналларны шунда кыстырып китәләр. Гәзит-фәлән булмагач, күңел бераз тынычлана төшә, димәк, әле таратмаганнар. Соңрак булачак. Мин күпмедер минут саен капка төбеннән әйләнеп керәм. Юк. Буран. Буран кайчак капкаларны ачып ыргыта. Тәрәз төпләрендә вәгазь сөйли. Мин хат кына көтәм. Инде йокларга яткач та вакыт-вакыт капка төбеннән урап керәм. Әни минем тышка чыгуымның ешлыгын сизеп: “Улым, син бик еш йөрисең түгелме? Врачка күренергә кирәкмиме?” – дип борчыла. Нинди врач монда? Мин хат көтәм!
Мин үземнең шул чагымны сагынам. Хатлар көткән чакны. Хатлар алып биегәнемне дә, алалмыйча моңсулан­ганымны да түгел, ә хатлар көткәнемне. Әниемнән, сөйгәнемнән, якыннарымнан. Үземне дә хат итеп тоясым килә. Хаттан да көтеп алынганрак, хаттан да кадерлерәк зат юк чөнки. “Көтеп алынган кунак” дигән тәгъбир бар. Кунакны күп күргән кеше буларак миңа: “Көтеп алынган”, – дигәне кадерле. Әй, сез сизәсезме? Без бүген бер нәрсәне дә көтеп алмыйбыз, күптән көтелгән әйберләр безгә көтмәгәндә килә. Бу сагынуларның да, сюрпризларның да бәясен киметә. Сез үз чорыгызны сизәсезме?
Ә мин хатлар көтәм…
Әле менә почта яшниге дип аталган нәрсәне урам коймасына чыгарып элдем дә… Хатлар көтәм… Утка-суга-газга һәм башкаларга түләүне сораган язулар килә. Алары хат түгел инде аның. Гәзитләр дә килә. Мин шулар арасыннан конверт эзлим. Акчалы түгел, хатлы конвертлар. Акчалары да юк, конверты да. Ә мин хатлар көтәм. Кайвакытта төн урталарында чыгып карыйм. Юк.
Мин Аның хатларын көтәм бугай. Ул янымда ята. Тынгысызлап йөргән чакларымда уянып китсә: “Марат, хәлең әйбәтме?” – дип сорый. Хәлем әйбәт.
Тик мин хатлар көтәм…

Марат КӘБИРОВ.

Автор:Энҗе Садертдинова
Читайте нас