+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 июль 2022, 14:05

Еларга ныграк яратабызмы әллә?..

Бер зирәк кеше, билгеле бер сәбәп аркасында күңел төшенкелегенә бирелеп йөргән дусларының күңелен күтәрергә теләп, кунакка чакырган.  

Еларга ныграк яратабызмы әллә?..
Еларга ныграк яратабызмы әллә?..

Сыйлаган, кунак иткән, тырышкан инде. Соңыннан һәммәсе бергә бакчага ял итәргә чыккан. Хуҗа кунакларын көлдерергә теләп, бик кызыклы бер мәзәк сөйләгән. Дуслары, күңелсезлекләрен онытып, рәхәтләнеп көлеп җибәргән.
Бераз вакыт үткәч, бу кеше теге мәзәкне тагын бер тапкыр сөйләгән. Бер дусты гына елмаеп куйган.
Ә менә өченче тапкыр шул ук мәзәкне сөйләгәч, инде беркем дә көлмәгән дә, елмаймаган да. Хуҗага гаҗәпләнеп караганнар.
“Бер үк мәзәктән сез берничә тапкыр көлә алмыйсыз, ә нигә соң бер үк сәбәптән берничә көн буе елауны булдыра аласыз?” — дигән бу кеше дусларына.
Ә сезнең хәлләр ничек, дуслар? Бер күңелсезлекне озак оныта алмыйча йөргәнегез бармы? Юкка. Гомер кыска, күңел төшенкелеген якын китермичә, көлеп-елмаеп яшәргә тырышыйк!

Фото: yourspeech.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: