+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 август 2022, 16:05

ЦУРга Хабенский мәктәбе кунаклары килде

Республика белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрдәге кызыклы посты шул хакта.  

ЦУРга Хабенский мәктәбе кунаклары килдеЦУРга Хабенский мәктәбе кунаклары килде
ЦУРга Хабенский мәктәбе кунаклары килде

“Бу юлы безнең кунаклар бик гадәти түгел иде, без аларны көткәндәге кебек, алар да башта бераз йомык булдылар. Аңларга була, үзеңне ЦУРда ничек тотарга кирәклеге шунда ук аңлашылмый! Өч катлы бу ак бинада кемнәр эшли, бу җитди һәм эшлекле кешеләр монда нәрсә майтара?

Без дә башта бу якты шәхесләргә —Константин Хабенский мәктәп-студиясе артистларына башта сагаеп карадык. Алар белән, яшь, әмма инде кино һәм театр йолдызлары белән ничек сөйләшергә? Шикаятьләр турында да, чүп-чар турында да сөйләп булмый бит.

Студия мәктәбе җитәкчесе Гүзәл Абушахманова шундук акцентлар куйды - барысы да кызык. Шикаятьләр дә, аларны эшкәртү дә, мәгълүмат системасы да. Без детальләр һәм нечкәлекләр белән тырыштык. Үзара салкынлыкны тиз эреттек. Һәм барысы да әле тәмам түгел дип карар кылдык. БСТның баш режиссеры Ярослава Феоктистова да безгә юкка гына кермәде бит. Уртак проект пәйда булачак!” — дип язала ЦУРда.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас