+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 август 2022, 09:30

Бәхетне куып тотып буламы?..

Бер карт һәм зирәк мәче яшел үлән өстендә кояшта кызынып ята икән. Кинәт каяндыр шаян мәче баласы килеп чыккан һәм аның янында йөгереп йөри башлаган.

Бәхетне куып тотып буламы?..
Бәхетне куып тотып буламы?..

— Нишлисең син? Нигә чабасың болай? — дип сораган карт мәче.
— Мин койрыгымны тотарга телим!
— Нигә?
— Миңа бәхетнең койрыкта икәнен әйттеләр. Тик тотып булмый әле... — дигән дә мәче баласы янә йөгерергә тотынган.
— Аңлыйм сине... — дип мырылдаган карт мәче. — Мин дә кайчандыр синең кебек бәхет артыннан чаба идем. Ләкин ул якында гына күренсә дә, беркайчан да тоттырмады. Бераздан мин болай чабудан туктадым. Соңрак аңладым — бәхет артыннан куарга кирәкми, ул үзе гел безнең арттан ияреп йөри. Кая гына барсаң да бәхетеңнең яныңда булуын аңлап яшәргә кирәк.

Бу сүзләрдә хаклык бар кебек бит, дуслар, килешәсезме?..

Фото: avto.goodfon.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: