+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
28 август 2022, 18:06

Вакыт буйлап сәяхәт итү мөмкин!

Австралия студенты вакыт буйлап сәяхәт итеп булуын исбатлаган.

Вакыт буйлап сәяхәт итү мөмкин!Вакыт буйлап сәяхәт итү мөмкин!
Вакыт буйлап сәяхәт итү мөмкин!
Вакыт буйлап сәяхәт итү хакында кешелек күптән хыяллана, галимнәр дә мондый сәяхәтләрнең кайчан булса да бер чынбарлыкка ашуын инкарь итми. Тик шул ук вакытта алар вакыт буйлап сәяхәтләрнең Җир шарының һәм кешелекнең тарихи үсешен бутавы, планетада, галәмдә күз алдына китереп булмаслык фаҗигаләр тудыруы мөмкин, дип фаразлый иде.
Ә менә Австралия студенты вакыт буйлап андый хәвефләрсез сәяхәт итеп булачагын исбатлаган. Әлбәттә, әлегә теориядә генә, физика һәм математика формулаларын кулланып. Ә “вакыт элмәге” теориясен Альберт Энштейн әллә кайчан әйткән булган.
Австралия студенты белдерүенчә, вакыт буйлап сәяхәттә кешеләр яктылык тизлегеннән дә зуррак тизлектә сәфәр кылачак. Теориядә мондый сәяхәтләр мөмкинлеге дәлилләнсә дә, “вакыт машинасын” әле тиз генә төзеп булмас, ди галимнәр.
Их, җилдереп кенә яшьлеккә, балачакка кайтып килер идек!

Фото: express-novosti.ru

Автор:Миләүшә Латыйпова
Читайте нас