+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
2 сентябрь 2022, 09:10

Италия хакимияте экстрасенска мөрәҗәгать иткән...

Ни өчен, дисезме?

Италия хакимияте экстрасенска мөрәҗәгать иткән...Италия хакимияте экстрасенска мөрәҗәгать иткән...
Италия хакимияте экстрасенска мөрәҗәгать иткән...

Италиянең Лигурия провинциясендә Боярдо шәһәре хакимияте рекордлы корылык шартларында су чыганагын эзләү өчен экстрасенс яллаган. Бу хакта “La Stampa” хәбәр итә.
Басма мәгълүматы буенча, шәһәр мэры, әгәр хисап палатасы аларга акча бүлеп бирмәсә, күрәзәче хезмәтенә шәхси акчаларыннан түләргә әзер булуын белдергән. Ул бу чараны корылык шартларында чарасызлыктан ясалган адым дип атаган.
Элегрәк Европа комиссиясе Европага ишелгән корылык берничә гасыр эчендә иң көчле булырга мөмкин, дип кисәткән иде.
"Хәзерге корылык ким дигәндә соңгы 500 ел эчендә иң начары булып тоела. Бу беренче бәя, без бу мәгълүматны сезон ахырында расларга тиеш ", — дип белдерәләр башкарма органның матбугат хезмәтендә.

Шундый нәрсә инде ул — корылык, мэрларны чарасыз адымнарга этәрә...

Фото: https://esoreiter.ru/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас