+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 сентябрь 2022, 12:00

Мәктәптә балаларны кыйнарга рөхсәт итмәкчеләр...

Миссури штатындагы мәктәп округы (АКШ), әти-әниләр ризалыгы булса, мәктәпләрдә тән җәзасы куллануны рөхсәт итәчәген белдергән. Җәза... ишкәк ярдәмендә башкарылырга тиеш икән.  

Мәктәптә балаларны кыйнарга рөхсәт итмәкчеләр...
Мәктәптә балаларны кыйнарга рөхсәт итмәкчеләр...

1900 укучы укыган округ 2001 елда тән җәзасын кулланудан туктаган булган. Әмма хәзер бу карарны кире какканнар. Кассвилла мәктәп округы Мерлин Джонсон суперинтенданты сүзләренчә, округ укытучыларның үз укучыларын җәзага тартырга сәләтсезлеге аркасында өметсез ата-аналардан хатлар алган.
Хәзер һәр ата-анага баласын мәктәп директоры кыйнавы белән килешү формасын тутырырга кирәк булачак.
Белгечләр фикеренчә, кыйнау — нәтиҗәсез җәза, һәм ул шактый травматик реакция тудыра. Балаларның баш мие кыйналуга рәхимсез мөгамәләгә караган кебек реакция бирә һәм карарлар кабул итүгә турыдан-туры йогынты ясый.
Гаҗәп, тән җәзасы асылда күп кенә штатларда легаль. Федераль закон һәр штатка аны куллану мөмкинме-юкмы икәнен хәл итәргә рөхсәт бирә.
Менә шулай... Ә сез мондый тәрбия ысулы белән килешәсезме?

Фото: https://esoreiter.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: