+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
2 сентябрь 2022, 13:45

Өметләрне акламасаң, чи йомырка йоттыралар!

Кайда дисезме? Хәзер беләбез!

Өметләрне акламасаң, чи йомырка йоттыралар!Өметләрне акламасаң, чи йомырка йоттыралар!
Өметләрне акламасаң, чи йомырка йоттыралар!

Кытайның бер компаниясенең хезмәткәрләрен өметләрне акламаган өчен җәза сыйфатында чи йомырка ашарга мәҗбүр итүе билгеле булганнан соң Интернетта зур бәхәсләр купкан.
Барысы да Ду фамилияле студентның социаль челтәрләргә Чжэнчжоу технологик компаниясендә стажировка тәҗрибәсенә шикаять белән мөрәҗәгать итүеннән башланган. Ул ышандыруынча, компаниянең сәер кагыйдәсе бар: әгәр хезмәткәрләр билгеләнгән вакыт аралыгында тиешле күләмдә заказлар алмаса яки башкача җитәкчелек көткән өметләргә туры килмәсә, чи йомыркалар йотарга тиеш икән.
Студент стажировкасының кагыйдәгә буйсынудан баш тартканнан соң туктатылганын раслый. Җитәкчелек аны компанияне нинди дә булса җаваплылыктан азат итү өчен стажировканы туктату сәбәбе сыйфатында "шәхси сәбәпләрен" күрсәтергә мәҗбүр иткән.
Бу хәл Интернетта ачу тудырган, ә аннары аноним юл белән төшерелгән һәм компания хезмәткәрләренең чи йомыркаларны йотарга тырышканда күңелләре болгануын күрсәтүче видео “утка май өстәп җибәргән”. Халык мондый ысулны кешелексез дип атаган, чи йомыркаларны куллануның хәвефе турында кисәтүчеләр һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарттырырга өндәүчеләр күбәйгән.
Шул ук вакытта, исеме әлегә әйтелми торган компания вәкилләре тискәре реакциягә артык борчылмаган булса кирәк. Алар бары тик чи йомыркаларны куллану хезмәткәрләр өчен җитәкчелектә төгәл килештерелгән, дип раслаган, шуңа күрә барлык хезмәткәрләр дә алардан ни таләп ителгәнен беләләр икән.
Ду бу кагыйдәнең законлылыгы турында сорагач, персонал буенча менеджер, янәсе, үз соравы белән җавап биргән: «Нинди закон сезне чи йомырка ашаудан тыя?»
Хәбәр ителгәнчә, Чжэнчжоу шәһәре инспекциясе бу эшне тикшерә, әмма юристлар аларга Ду күрсәтмәләренә караганда үтемлерәк дәлил кирәк булачак, чөнки аның түләнмәгән стажировкасы эшкә урнашу буларак квалификацияләнми, шуңа күрә ул хезмәт законнарына буйсынмый, дип белдерә. Әмма әгәр башка хезмәткәрләрнең берәрсе компаниягә каршы күрсәтмәләр бирсә, барысы да башкача булачак икән.
Кытайда мондый җәза формалары сирәк күренеш түгел. Берничә ел элек бер Кытай компаниясе хезмәткәрләрне сату буенча максатларны үтәмәгән өчен тараканнар ашарга мәҗбүр иткән, ә икенче компания хезмәткәрләрне, начар хезмәт нәтиҗәләрен бетерер өчен, урам буйлап шуышырга мәҗбүр иткән...

Фото: https://esoreiter.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас