Флоридада (АКШ) яшәүче Жаклин Шумер тормышында гаҗәеп вакыйгалар көтелә. Аңа 14 атна эчендә бер үк баланы ике тапкыр табарга туры киләчәк.
Әлбәттә, 23 яшьлек хатын-кыз үзенә мондый хәлне кичерергә туры киләчәген күз алдына да китермәгән. Эш шунда, сәер авыру аркасында ул үзенең кызының гомерен коткару өчен хирургия операциясе кичерергә мәҗбүр.
"Балам умырткалыгында операция уздыру өчен аналыгымнан чыгарылачак һәм соңыннан анда яңадан кайтарылачак. Табиблар мондый балаларны "ике тапкыр туган сабый" дип атый. Бу - медицина һәм фән могҗизасы", — дип бәян итә Жаклин үзенең блогында. Искиткеч вакыйга социаль челтәрләрдә зур популярлык яулаган.
Жаклинның әлегә тумаган кызында умырткалыкның бил өлешендә җәрәхәт табылган, ул аның киләчәктә хәрәкәтчәнлегенә җитди йогынты ясарга мөмкин икән. Туар вакыты җитмәгән сабыйга операция нәтиҗәсендә арка миен ачып торган җәрәхәтне каплаячаклар, бу йөклелек вакытында алга таба зыян килүне булдырмаячак.
Менә шулай...
Фото: factroom.ru