+20 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Төрлесеннән
5 сентябрь 2022, 12:50
Туристик кешбэк белән файдаланып өлгерегез!
25 августтан 10 сентябрьгә кадәр түләнгән турлар, круизлар һәм отельләр өчен 20 процент кешбэк исәпләнә, иң күбе - 20 мең сум кире кайтарыла. Ерак Көнчыгышта броньләнгән өчен иң зур күләм - 40 мең сум.
Туристик кешбэк белән файдаланып өлгерегез!
«Мир» картасы белән түләргә кирәк, әммә аны лояльлек программасында теркәү мотлак:
https://vk.cc/cg3FD3
Түләнгән сәфәргә быел 1 октябрьдән юлланырга, кире 25 декабрьдән дә соңга калмыйча кайтырга кирәк. Круизлар өчен - 1 сентябрьдән навигация тәмамланчы.
Шуны хәтерегездә тотыгыз: сәяхәт малтабарлык эшчәнлеге белән бәйле булырга тиеш түгел. Әгәр бөтен шартлар да үтәлсә, кешбэк сәяхәт өчен түләгәннән соң 5 көннән дә соңга калмыйча картага күчерелә. Сәяхәт итү һәм аның өчен кешбэк алу чикләнми.
Көзге туристик кешбэк программасында Башкортстаннан 12 туроператор, 14 шифаханә һәм 35 отель катнаша. Тәкъдимнәрне түбәндәге сайтта сайлагыз: https://мирпутешествий.рф/
#Аңлатабыз_Башкортстан
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"