-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 сентябрь 2022, 10:25

Бер мең сум...

Бер профессор-психолог лекциясен сөйли башлар алдыннан кесәсеннән бер мең сум акча алган да: “Кем моның үзенеке булуын тели?” — дип сораган.  

Бер мең сум...
Бер мең сум...

Күп студентлар кулларын күтәргән. Калганнарның ни өчен кул күтәрмәве турында сорагач, алар оялганлыкларын аңлаткан.
—Бу акчаны мин берегезгә бирәчәкмен, ләкин башта менә нишлим, — дигән профессор һәм купюраны кулында бөтәрләгән.
—Хәзер кемнең бу акчаны үзенеке итәсе килә? — дип сораган ул янә.
Тагын барысы да кулларын күтәргән.
—Алай булгач, мин менә нишлим, — дигән профессор һәм акчаны идәнгә салып, ботинкасы белән басып алган. — Бу акча кемгә кирәк, кулларыгызны күтәрегез.
Барлык куллар янә күтәрелгән.
—Без әле генә бер хакыйкатькә төшендек — бу акчаны мин ни генә эшләтсәм дә, һәркем аның үзенеке булуын тели, чөнки ул бер очракта да үзенең кыйммәтен югалтмады, — дип лекциясен башлаган профессор. — Безнең тормышта да кайвакыт шундый хәлләр була: безне “бөтәрлиләр”, басалар, кайвакыт үзеңне идәндә кемнеңдер аяк савыты астында яткандай да хис итәргә мөмкинсең. Мондый чакларда күпләр үзен беркемгә кирәкмәгән, “бәясез” итеп тоя башлый. Бу дөрес түгел. Тормыш җилләре ничек кенә бәргәләсә дә, безнең йөрәктәге үзкыйммәтебез ничек бар, шулай кала. Басылганмы без, “бөтәрләнгәнме”, яраткан кешеләребез өчен һәрвакыт бәяләп бетергесез булып калачакбыз. Шуны онытмагыз...
Ә теге бер мең сум акчаны профессор имтиханда иң яхшы җавап биргән студентка тапшырган.
Сез бу хакта ни уйлысыз?..

Фото: flickr.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: