+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 сентябрь 2022, 15:45

Карават каршына көзге куймагыз!

Йокы бүлмәсендә тагын нәрсәләр булмаска тиеш?

Карават каршына көзге куймагыз!
Карават каршына көзге куймагыз!
Карават каршына көзге куймагыз. Көзгедәге сезнең чагылыш начар тәэсир итә. Шулай ук, борынгылар әйтүенчә, караватны матча астына урнаштырырга рөхсәт ителмәгән, йокы тынгысыз булудан, саташудан курыкканнар.

Йокы бүлмәсенә кыргый хайван, көчле аккан су сурәтләре эләргә кушылмаган.

Йокысызлыктан интексәгез, халык медицинасы киңәш итүенчә, хуш исле колмактан кечкенә мендәрчек ясап, баш астына салыгыз.
Кичне бер стакан җылы сөт яисә кефир эчегез. Йокысызлыктан җәфаланган кешеләргә бер стакан кайнаган суга бер чәй калагы бал бутап эчәргә мөмкин.
Биек мендәрдән баш тартыгыз. Чынлап ял итү өчен умыртка сөяге, йокы вакытында булса да, үзенең табигый формасын алырга тиеш. Ә моңа бәләкәй мендәрдә йоклаганда гына ирешергә мөмкин. Шундый мөмкинлек бирмәсәң, умыртка сөягендә остеохондроз, сколиоз кебек авырулар килеп чыга.
Йокыдан уянгач та урыннан сикереп торырга ашыкмагыз. Башта аяк-кулларыгызны язып алыгыз, кулларыгыз белән башыгызга массаж эшләгез, колакларыгызны ышкыгыз да тагын берничә минут ятып торыгыз. Торгач, физик күнегү эшләргә онытмагыз.

Иртән йокыдан торгач та көзгедәге йөзеңә карап елмаю — көннең иң яхшы башлангычы. Елмаегыз, матур сүзләр, теләкләр әйтегез, үзегезне мактагыз һәм көн буена кәефегез күтәренке булыр.

 
Фото: joinfo.com

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: