+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 сентябрь 2022, 13:20

Гомеренең иң матур мизгелләрен комада кичергән

Бөекбританиядә яшәүче 81 яшьлек Ирейн Вамплю ике ай гомерен комада уздырган һәм бу вакытны тормышындагы иң яхшы чор дип атаган.

Гомеренең иң матур мизгелләрен комада кичергән
Гомеренең иң матур мизгелләрен комада кичергән

Британка 2016 елда инсульт кичергәннән соң комага китә. Ул бу халәтендә тулысынча тынычлык тойгысының гына истә калуын билгели.

"Бу караңгылык һәм тынлык кына иде, мин берни дә ишетмәдем, берни дә күрмәдем, ләкин шул вакыттан бирле минем күңелдә калган тынычлык искиткеч. Караңгыда бернинди куркыныч та булмады, тик тынычлык һәм тынычлык кына", - ди әбекәй.

Ике айлык кома аны рактан коткарган дип тә саный ул. Инсульттан соң тикшеренү вакытында табиблар аның үпкәсендә шеш тапкан һәм уңышлы алып ташлаган.

Ирейн раславынча, ул хәзер көн саен эчке гармония белән уяна һәм шундый халәттә йокыга китә.

"Тирән медитация вакытында да шундый тынычлык алырга мөмкин дип уйламыйм, мин аны аңлата алмыйм», — ди ике ай комада булган әбекәй.

Фото: https://esoreiter.ru/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: