+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 сентябрь 2022, 10:50

Ышаныч һәм кулчатыр

Бер авыл кешеләре җәйнең коры булганына бик кайгырган, уңышлары өчен борчылган. Барлык утырткан әйберләре көеп бетә башлагач, алар авылның иң өлкән, зирәклеге белән дан тоткан картына киңәш сорап барган.  

Ышаныч һәм кулчатыр
Ышаныч һәм кулчатыр

— Әйтче, зирәк карт, нишләргә безгә? Уңышсыз калабыз бит быел! Яңгыр яусын өчен берни дә эшләп булмыймы? — дигән кешеләр.
— Була. Нишләп булмасын! Ходайдан яңгыр сорарга кирәк. Ләкин чын күңелдән, ышаныч белән сорарга, — дип тыныч кына җаваплаган карт.
Авыл кешеләре зирәк картның сүзләренә колак салган. Алар атна буе көннең бер вакытында бергә җыелышып, күкләрдән яңгыр сорап ялварган.

Якшәмбе көнне барысы да тагын теге карт янына килгән.
— Бернәрсә дә килеп чыкмый бит! Ялварабыз, сорыйбыз, яңгыр юк!
— Ә сез чын күңелдән сорыйсызмы?
— Чын күңелдән!
— Чынлап ышанып, ышаныч белән ялварасызмы?
— Ышанып! Ышаныч белән инде...
— Юк шул. Мин сездә ышаныч булмавын күреп торам...
— Нигә алай дисең?
— Чынлап ышансагыз, сез бүген өегездән яңгырда чыланмаска кулчатыр тотып чыккан булыр идегез. Ә ул берегездә дә юк...

Фото: goodfon.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: