+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
12 сентябрь 2022, 10:25

“Агачлар йөгерә, әти!”

Бер өлкән яшьтәге абзый 20 яшьләр тирәсендәге улы белән поездга кереп утырган.  

“Агачлар йөгерә, әти!”
“Агачлар йөгерә, әти!”

Егет тәрәзә янына утырган. Поезд кузгалу белән ул тәрәзәгә карап кычкырып җибәргән:
— Әти, агачлар артка таба йөгерә башлады!
Әтисе елмаеп кына куйган. Алар каршындагы өлкән яшьтәге пар сәерсенеп, бер-берсенә карашып куйган.
— Әти, кара нинди зәңгәр күл! Болытлар да поезд белән бергә йөгерә, әти!
Теге пар, кыенсынып, карашларын аска төбәгән.
— Яңгыр минем кулыма кагыла, әти! — дип сабый баладай дөньяга соклануын дәвам иткән егет, кулын тәрәзәдән сузып.
— Сез улыгызны берәр клиникага күрсәтеп караганыгыз бармы? — дип акрын гына дәшкән егетнең әтисенә каршыларындагы ханым.
— Без әле генә клиникадан чыктык, — дип елмайган абзый. — Бүген минем улым беренче тапкыр дөньяны күрә башлады...

Фото: aleksvisero.wordpress.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: