Әти кеше улына бер капчык кадак биргән һәм ачуын тыя алмаганда, кемгәдер кычкырган очракта капка баганасына бер кадак кагарга кушкан.
Беренче көнне үк баганага уннан артык кадак кагылган. Икенче атнада кадаклар саны бераз кимегән. Кадак какканчы, ачуны тыю яхшырак, дигән фикергә килә башлаган егет.
Ниһаять, бу егет бер тапкыр да кызып китмәгән көн җиткән. Ул бу хакта әтисенә әйткән. Әтисе аңа болай дигән:
— Инде күңелеңдә ачу кабарганын тоя башлау белән син бу баганадан берәр кадакны суырып чыгар.
Вакыт үткән, бер көнне баганада бер кадак та калмаган. Моны күргән әти кеше улын багана янына алып килгән:
— Син ачуыңны тыярга өйрәндең. Ләкин кара — баганада күпме тишек калды! Син аны кеше күңеле белән чагыштыр. Кешене рәнҗетергә була, рәнҗеткәннән соң гафу үтенергә дә мөмкин. Ләкин күңелдә яра барыбер кала...
Сезнең кызу канлы танышларыгыз юкмы, дуслар? Кадаклар әзерләгез!
Фото: ru24.net