+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 сентябрь 2022, 11:25

Ванганың шушы көзгә куркыныч фаразлары ачыкланган

Билгеле күрәзәче әйткәннәр инде күп тапкырлар төрлечә өйрәнелгән. Ләкин алар белән кызыксыну әле дә кимеми. Күптән түгел күрәзәче фаразларының яңача чишелешләре барлыкка килгән. Алар күпләрне сагайткан, ә Себер халкын хәтта куркыткан да.  

Ванганың шушы көзгә куркыныч фаразлары ачыкланган
Ванганың шушы көзгә куркыныч фаразлары ачыкланган

Болгария күрәзәчесе кешелеккә йогышлы авырулар барлыкка киләчәген еш кына алдан әйткән. Әйтик, миллионлаган кеше гомерен алып киткән коронавирус турында. Бу турыда Ванга 1996 елның августында, үзе дөньядан китәр алдыннан әйтеп калдыра. Аның ничек тормышка ашканын без, замандашлар, яхшы беләбез.

Ванганың мондый цитатасы билгеле: «Мәетләр күрәм. Кайвакыт бик күп һәм алар бик тиз хәрәкәт итә, мин хәтта сөйләргә дә өлгермим. Ләкин аларның хәрәкәтен туктата алмыйм. Алар уза һәм юкка чыга».

Күрәзәче фаразлавына ышансак, яңа авыру коронавирус инфекциясенә караганда берничә тапкыр куркынычрак булачак. Кешеләр авыру икәннәрен дә белмәячәк, ләкин бер мизгелдә кинәт егылып үлә башлаячак. Бу “апокалипсис”ның килүе якын киләчәктә — 2022 елның көзендә көтелә, дип хәбәр итә ачык чыганаклар, Ванга фаразларына сылтама белән.

Авыру учагы Себердә башланачак, дип көтелә, чөнки күрәзәче чирнең эрегән бозлыклар астыннан килеп чыгачагын күргән.
Әлбәттә, Интернет киңлекләрендә Ванга фаразларының мең төрле чишелеше бар. Аларга ышаныргамы, юкмы — һәркемнең үз ихтыяры.
Сәламәтлекне саклап, якты киләчәккә ышанып яшик!

Фото: https://sib.fm/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: