+29 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 сентябрь 2022, 14:05

Дөнья фани – киткән кире кайтмый

Тормыш иптәшем Сания Котлыгалләмованың якты рухына багышлыйм.  

Дөнья фани – киткән кире кайтмый
Дөнья фани – киткән кире кайтмый

Уйларымның йомгагы син,
Көннәремнең җомгасы син,
Савабым син, гөнаһым син,
Язмышымның йомгагы син.

Яңгырлы һәм караңгы көз. Кояш, күрәсең, бүген үзенең күктәге мәңгелек вахтасына ашыкмаска булгандыр. Яктырырга вакыт җитте, ә караңгылык салкыннарны көтеп утырган агач яфракларына эленеп, саргайган үләнгә сарыла. Таң – сызылып килгән яктылыкның китәргә ашыкмаган караңгылык белән көрәше. Мин елның бу мизгелен яратмыйм. Кояш офыклар артына төшеп китү белән җирдә караңгылыктан сулыш алу да кыенлаша кебек тоела. Кояшлы көннәрнең һәр мизгелен ниндидер тылсым белән саклап каласы, аның нурларын йомгакка урап, йөрәкнең бер почмагына яшерәсе килә. Безгә киләчәк нәрсә әзерләгәнен алдан әйтеп булмый. Бу яктылык сиңа гомереңнең соңгы минутларында бер тамчы су, бер йотым һава кебек кирәк булырга мөмкин.

Янып сүндем. Шуннан белдем:
Көлләр яуды чәчемә...

Бу сүзләр минем йөрәгемне туктаусыз аккан көннәрдә дә, йокысыз төннәрдә дә газаплый, соңгы көчемне ала. Яраткан кешең белән үткән гомернең һәр мизгелен хәтереңдә яңартып, син үткәнгә әйләнеп кайтасың, үзең, вөҗданың алдында хисап тотасың. Болар барысы да синеке генә һәм бик кадерле.
Сания белән бергә ярты гасырдан артык бергә гомер кичердек. Бу аз түгел. Сиңа әниең һәм әтиең тәрбиясе аша салынган үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гореф-гадәтләр, тирә-як мохит һәм вакыйгалардан көн саен алган сабак кешегә үз йөзен югалтмаска, үзен шәхес итеп сакларга мөмкинлек бирә. Әгәр бу уртак фикерләрне безнең гаилә тормышы аша үткәрсәк, чынбарлыкның төп кануннарын миңа аңлатырга омтылучы бердәнбер кеше ул – минем Сания икәнен соңлап булса да аңладым.
Һәм кырык җиде ел укытучы сыйфатында балалар алдында имтихан тотканга гына түгел. Кызларымның әнисе, оныкларымның әбисе, минем иҗади эзләнүләремнең беренче судьясы булып, көн саен мине язу өстәле артына утырырга өндәп, нәкъ менә ул минем уйларымның, омтылышларымның хәтта тормышка ашмаган хыялларымның үзәгендә торды.
Безгә, ирләргә, аңларга бирелмәгән хисләр хатын-кыз күңелен уята ала. Дәрескә әзерләнгәндә яисә кул эшләре белән утырганда Сания кайчагында авыз эченнән нидер көйли башлый иде. Аның көйләре мине дә моңландыра, сагышландыра иде.
Саниянең әнисе, әбием белән, кызганычка каршы, миңа берничә ел гына яшәргә туры килде. Хәтта бу санаулы еллар да минем күңелемдә тирән эз калдырды. Рәхмәт һәм соклану белән тулы эз. Асылда исә уку тәтемәгән бу башкорт хатыны бер ул һәм ике кыз, тән һәм җан яралары белән фронттан кайткан ирен тәрбияли. Шуңа күрә гаилә күпне кичерә. Әмма Гайшә Шаһивәли кызы, сабыр һәм ныклы холыклы ханым, һәрвакыт бер кагыйдәгә тугры кала – кеше каршында беркайчан авызың тулы канны төкермәскә, хәтта аны тотып тора алмасаң да. Аның принциплары гөнаһсыз һәм җаваплы яшәргә өнди. Сания исә үзенең тормыш позициясен кыска һәм төгәл аңлатты: “Намус һәм хөрмәт — иң мөһиме”. Тирәнтен рухи сыйфатлар, дөнья белән килешеп яшәү сәләтенә ия кадерле хатын-кызларым бер-берсен кабатлаган, дөресрәге тулыландыргандыр мөгаен. Алар янында мин ниндидер бәхеткә мохтаҗ булмадым. Мин аның кирәклеген дә белмәдем.

Бары булды. Туңдырдың да,
Дөрләттең дә көйрәттең.
Ялган аваз гына бирмә,
Шартлатырсың йөрәкне.

Сания беркайчан да үзенә карата кызгану хисе уятырга яратмады. Балачагы турындагы хатирәләрдән мин аның урман аша берүзе 7 чакрымда урнашкан урыс мәктәбенә йөрүен, гаиләгә ярдәм итү өчен савыт-саба юучы, “Яктыкүл” шифаханәсендә официант булып эшләвен белдем. Ташбулат урта мәктәбендә уку вакытында скарлатина белән авырып киткән Санияне җәйге челләдә бер бүлмәгә ябып куялар. Ялгызы калган кызны, аның чиксез көннәрен, өметсез төннәрен күз алдына китерегез, һәм бу ныгып та бетмәгән җанның нинди сынаулар аша үткәнен аңларсыз. Ә кышын утынга йөрү... Зәгыйфь куллардагы балта тимердәй каты агачка бәрелеп, чыгып оча. Бу агачларны өйгә кадәр сөйрәп кайтырга да кирәк әле... Мондый очракларда күршеләр, колхоз, туган-тумача кайда булган? Еш кына янәшәдә яшәүчеләргә битараф булабыз, ә мәрхәмәтлелегебез соңлап кына яисә имин вакытта гына күренә. Язмыш авырлыкларына да, мөгаен, ниндидер чик булырга тиештер.
Әйтеп үткәнемчә, Сания Әбҗәлил районындагы иң борынгы мәктәпләрнең берсе – Ташбулат урта мәктәбендә белем ала, шунда ук математика укытырга кала. Аның хезмәт юлы да биш дистә елга сузыла. Бернигә карамастан, Сания педагогик хезмәтенә тугры калды. Без аның белән гаилә коргач, ул эшен Әскар урта мәктәбендә, Белорет мәктәп-интернатында, Уфаның 21нче лицеенда дәвам итте. Ерак башкорт авылында туып-үскән кешенең ике меңнән артык бала укыган һәм 120 педагог эшләгән мәктәптә югары сыйныфларда урыс телендә математика укытырга алынуын, беренчедән, кыюлык дип атасак, икенчедән, бу аның балалар белән бер телдә сөйләшә белүен дәлилли.
Урыс телле зур педагогик коллективта Сания бик кыска вакыт эчендә иң яхшы математика укытучыларының берсенә әверелде генә түгел, партия оешмасы секретаре да булды. Аны Уфаның Киров районыннан өлкә партия конференциясенә делегат итеп сайладылар. Ә аңа бирелгән исемнәр, бүләкләрне санап бетерерлек түгел... Хәер, эш алардамыни? Мин аның укучылары, арытаба аларның балалары һәм оныклары Саниягә карата нинди мөнәсәбәттә булуын күрдем. Кайчакта ишеккә шакырга оялыптыр инде, кызлар һәм егетләр тәрәзә янына килеп, аңа багышлап җырлар җырлый иде. Аларны берсе дә мәҗбүр итмәгән, алар моны йөрәк кушуы буенча эшләгән. Ул хәтта медалист-укучыларының санын да исәпләми иде. Аның дистәләгән тәрбияләнүчеләре Америка Кушма Штатларында, Бөек Британиядә, Германиядә һәм башка ерак илләрдә эшли. Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларына керүчеләрнең дә исәбе юк. Гомумән, инглиз телен белү, китап һәм вакытлы матбугат белән дус булу безнең гаиләдә төп таләп иде.
Әбҗәлил районының Ташбулат авылында Теләк тавы битендә, тәрәзәләрне кояшка һәм могҗизалы Карабалыклы күленә каратып матур йорт төзедек. Минем төзелеш эшен белмәвемне кәләшем энергиясе, гаилә оясы булдыру теләге белән алыштырды. Йорт һәм хуҗалык корылмаларын киңәйттек, йөзләгән агач утырттык. Әгәр бу каеннар, нарат, чыршы, карагай һәм аларның кардәшләре үсеп китсә, киләчәктә Сания һәм минем турыда истәлек булып торачак. Шулай да, мин моңа өметләнәм. Инде ныгыган каеннар арасында минем күңелемә якын булган бер агач бар. Язын ул иң беренче булып яшел күлмәген кия, көзен исә аны салырга ашыкмый. Бу Сания каены, ул минем йөрәгемдә нинди урын тотканын белгәнгә шулай тырыша дип уйлыйм.
Язмаларымны Сания бакыйлыкка күчкәч тә яза алмадым. Вакыт бераз сузылды. Хәзер дә теләгәннәремнең барысын да әйтә алуым икеле. Бу көннәрдә ул сиксән яшен билгеләр иде. Әлеге мәкалә минем аңа карата хөрмәтем һәм чиксез мәхәббәтем булып барып ирешсен.
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган укытучысы Сания Гозәер кызы Котлыгалләмова (Сәгыйтова) әнисе һәм туганнарының кече ватанында, үзе яраткан каеннар астында соңгы сыену урынын тапты. Без исә төп йортыбызда ул урнаштырган тәртипне, гореф-гадәтләрне, мөнәсәбәтләрне, аның рухын сакларга тырышабыз. Анда, теге дөньяда, аңа безнең өчен оят булырга тиеш түгел. Аңлашыла, кайгы сулышы кагылмаган идеал була алмый. Ул безне ярдәменнән ташламас.

Синнән башка җирем күксез,
рухым үксез.
Син өн түгел, син төш хәзер,
уем гына.
Бүген төнлә ай нурлары,
бөгәрләнеп,
Йомарланып сыендылар куеныма.

Марсель Котлыгалләмов.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: