+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 сентябрь 2022, 10:30

Кем көчлерәк?

Имеш, бервакыт Кояш белән Җил бу хакта бәхәсләшкән икән.  

Кем көчлерәк?
Кем көчлерәк?

—Мин барысыннан да көчлерәк! — дигән Җил. — Әнә, күрәсеңме, плащ кигән картны? Хәзер мин аның плащын салдырып, очырып алып китәм!
Шулай дигән дә исәргә тотынган, давыл булып дулаган. Ләкин карт җил ныграк искән саен плащына ныграк төренгән, ышыкланган.
Морадына ирешә алмаган Җил туктаган.

Шулвакыт болытлар артыннан Кояш килеп чыккан. Ул назлы нурлары белән картны җылыткан. Җылынгач, карт, плащын салып, кулына тоткан.

...Без еш кына нәрсәгәдер ирешергә теләп, күп көч түгәбез, кайвакыт давылдай дулыйбыз, кемнәрнедер мондый мөнәсәбәт белән өшетәбез... Ә максатка ирешер өчен кайвакыт кемнеңдер күңелен кояштай җылытырга гына кирәктер, бәлки?
Җылылык өләшеп яшик!

Фото: stihi.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: