-2 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 сентябрь 2022, 14:00

Рифкать басулары сагындыра

Өч орденлы данлыклы механизатор Рифкать Вахитовны якташлары бүген дә онытмый.  

Рифкать басулары сагындыра
Рифкать басулары сагындыра

Гомер кояшы салмак кына баеганда, әллә нишләп үткәннәр күңелне били. Артка карагач, иң кадерле мизгелләр шунда калган кебек. Ә гомер дигәнең зәңгәрсу болытлар, челтер чишмәләр кебек, күңелгә моңсулык өстәп, агыла да агыла. Совет чорының матур йолалары юксындыра, үткәннәр бик тә сагындыра. Бәрәкәтле туган җир туфрагында күкрәп үскән алтын башаклы бодай, иксез-чиксез кукуруз, көнбагыш басулары күз алдына килеп баса...

Әйткәндәй, гадәттә, көнбагыш кояшка бага. Ә мин исә, гаиләм белән гомер иткән Кыңгыр-Мәнәвез авылындагы җәйрәп яткан, кайчандыр Рифкать абыйның тозлы маңгай тире тамган көнбагыш басуларыннан ниндидер горурлык, рәхәтлек хисе кичереп атлыйм. Моңсуланып басу-кырларны иңлим дә, үткәннәргә сәяхәт кылам.
Мин Рифкать абыйны беләм дә, белмим дә кебек. Бәләкәй чакта йөк машиналарында грузчик (ашлык бушатучы) булып йөргәндә, силос ташыганда аны күреп кала идем. Ашыгып-ашыгып “Беларус” тракторына таба атлаганын, башкаларны эшкә тизләтүен әле булса хәтерлим. Ул гел шулай каядыр ашыккан, куелган максатына ирешергә тырышкан. Балачактан ук теремек, шук, хәрәкәтчән булгангамы, бу сыйфатлар аны гомер буена озата килгән. Алар, бәлки, әтисе Муллабай агадан күчкәндер. Ни үкенеч, Рифкатькә әти карашын, ярдәмен тоеп, аңа аркаланып үсәргә насыйп булмый. Әтисе җигүле атларда Аксен станциясенә бара, шуннан фронтка китә. Берникадәр вакыт үткәч хат яза: “Без монда утлы казандагы кебек кайнашабыз. Батырлыгым өчен орденга тәкъдим иттеләр. Туган якка кабат әйләнеп кайтырмынмы, әйтә алмыйм. Әгәр кайта алмасам, мине начар итеп искә алмагыз. Димәк, язмышым шундый булгандыр. Хушыгыз, якыннарым...”
Башка хат килми, тик 1942 елда аның хәбәрсез югалуы хакында хәбәр генә йөрәкләрне телгәли. Гаиләдә иң өлкәне – 10 яшьлек Рифкать “Уф Алла арбасына” җигелә дә, аны хәленнән килгән кадәр тарта. Аңардан башка 3 яшьтән 8 яшькә кадәр 3 малай, авыру картәтисе һәм әнисе Мөсатдыйка була. Ул ашлык суктыргычта эшли. Ачлык галәмәте кешене төрле юлга этәргәндер инде: кесәдә ике килограмм чамасы ашлык алып кайту зур җинаятькә саналган һәм аны төрмәгә утырталар. Ятим балаларны да, авыру әнисен дә кызганмыйлар. Килсә килә бит ул кешегә. Түзсәң, түз генә. Рифкатькә сынау артыннан сынау өелеп кенә тора.
Чәмле, максатчан Рифкать сынаулар алдында бирешә торганнардан түгел. Ул кайбер авылдашлары белән тракторчылар курсында белем ала. Башта МТСта, Яңа Биктәштә, соңрак туган авылында эшли. Шулай итеп, бик яшьли “корыч ат”ны иярли ул. Нинди генә эшкә кушмасыннар, тырыш авылдашым һәр хезмәтне күңел биреп, ихлас башкара. Заманында “С-100” тракторында эшләгән алдынгы механизатор Әнвәр Ханнанов белән аңа Бишбүләк-Югары Көрмәзе шоссе юлын күтәртүдә дә катнашырга туры килә, 3-3,5 норма үти ул. Җәен-көзен печән-салам эскертен салу техникасында да шулай ук ул 3-4 норма үтәгән тынгысыз механизатор иде ул. Бу хакта данлыклы “Победа” колхозының (рәисе, өч Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры Габдулла Кадыйр улы Фәритов) рәссам-бизәүчесе Тәүфыйк Сәлмәнов хуҗалык идарәсе конторасы алдындагы белдерүләр тактасында төрле хезмәт күрсәткеч­ләрен яктыртып бара иде. Махсус “Молния”ләр дә чыгарылды. Рифкать Вахитовның исеме, гадәттә, һәрва­кытта беренче булды. Ә менә эскерт башында торучылар ничек түзде икән аның тизлегенә?! Күрәсең, җан тиргә батып эшләгәннәр­дер...
Рифкать Ямали улы үзенең “Беларус”ында район территориясендә генә колхоз эшләрен башкармый. Хуҗалык шоферлары белән беррәт­тән, сыерларны төяп, Ишембай якларына көтүлеккә илтә. Ул чакта юллар да шәптән булмый. Текә, таулы юллар аны ничек куркытмаган да, ничек өркетмәгән?! Алай гынамы әле? Корылыклы 1975-76 елларда Латвия җиренә барып, салам әзерләүдә каһарманлык күрсәтә, салам пресслау буенча рекорд куя һәм “Москвич” машинасы сатып алу хокукына ия була. Ә менә басуларны корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы агулаганда һәм аларга ашлама керткәндә 4-5 норманы үти. Әлбәттә, болар сәламәтлеккә кире йогынты ясамый калмый.
Рифкать ага башка транспорт эшләрендә да актив катнаша. Шикәр чөгендере төялгән “Беларус” белән 55 чакрымдагы Приют станциясенә көненә икешәр рейс юллаган һәм кичтән, өченчегә төяп, иртән сәгать 5-6дан юлга чыккан. Ятим үскән Рифкать шул чакларда руль артында нәрсәләр хакында уйлады икән?! Әлбәттә, сугыштан әйләнеп кайтмаган әтисен юксынгандыр, әнисенең бер юкка җәберләнгәненә бәгырьләре телгәләнгәндер. Билгеле, ун яшьлек Рифкатькә, 3 яшьтән 8 яшькә кадәр өч малайга әти-әни назы эләкми. Ни үкенеч: ”Әнекәем, әтекәем, мине дә ярат әле”, – дип әйтер кешеләре – якыннары булмаган шул. Менә шулар үзәкне өзгәндер дә, бәлки, үзәгенә үткән ятимлек җилләренә каршы барып, язмышка үч итеп, Рифкать бәләкәйдән үк үз алдына изге максатлар куйгандыр.
Күп кенә замандашлары Рифкать Вахитов турында ашыгып-ашкынып, чәмләнеп яшәде һәм эшләде, табаныннан очкын чыгарыр иде, диләр. Эшләп туя белмәгән кеше әнә шундый буладыр, күрәсең. Бик тә кызганыч: гомере генә кыска булды аның. 47 яшендә якты дөнья белән хушлашты. Соңгы сулышына кадәр җиргә берегеп эшләде, табибларның киңәшенә дә колак салып бармаган, шифаханә­ләргә дә йөрмәгән, бүләк ителгән юлламалар да “янган”. Югыйсә, колхоз эше кала бит. Ул үз-үзен аямый, чүмечләп су эчсә эчә, ә дәваханә турында уйламый. Шунысы сокландыра: мондый олы булмаган яшьтә өч орденга ия булган кеше районда тагын бармы икән?! Бу бит үзе зур горурлык! Кем әйтмешли: аның хезмәте, бәлки, тиешенчә бәяләнеп тә бетмәгәндер әле. Ә аның тыйнаклыгы мәгърур тауларга тиң. Аның орден-медальләр тагып төшкән фотосурәте генә дә юк бит. Бүләкләү кәгазе тутырырга йөргән белгечләргә ул: “Башкаларга тутырыгыз...” – дип кенә әйткән. Менә шуннан соң нәтиҗә ясарга була инде.
Ә бит Рифкать эшкәрткән басулар күпләргә үрнәк булды. Чөнки ул һәр эшне җиренә җиткереп башкарды. Юкка гына ул эшләгән басуларда колхоз һәм район механизаторла­рының семинарлары үткәрелмәгән­дер. Районда көнбагыш үстерү буенча чемпион исемен яулады. Бер үк вакытта ул үзенә дә, башкаларга да таләпчән, гадел була. Кемнең кем булуына карамастан, дөреслекне күзенә бәреп әйткән.
Шактый авылдашларга мәгълүм: Рифкать Вахитов хуҗалык эшләрен­нән соң колхозчыларның йорт янындагы бакчаларын сөргән, тырмалаган, чәчкеч белән бәрәңге утырткан һәм башка эшләрне башкарган.
Заманында миңа КПСС Үзәк Комитетының Күчмә Кызыл Байрагына ия булган, алдынгы “Победа” колхозының янә бер данлыклы механизаторы, Ленин, Октябрь революциясе орденнары кавалеры, БАССР Югары Советы депутаты Рәшит Шәрипов белән очрашырга туры килде. Ул болай дигән иде: “Рифкать Вахитов – бик чәмле кеше иде. Башка механизаторлар эшкә килгәндә ул йә басуда, йә юлда була. Эшне башкарганда да 1-2 норма белән генә чикләнмәде. Кеше басуда төшке аш ашаганда да тыныч кына тукланмады, ашны аягөсте капкалый иде дә, термосына кайнар чәй салып, эшендә булды. Кызулыгы да бар иде. Кая ашыккандыр. Кешеләр белән җайлап сөйлә­шеп торганын да хәтерләмим. Үзенә генә түгел, башкаларга да тынгылык бирмәде, максатына да ирешә иде. Шулай булмаса, ул ике тапкыр Почет билгесе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнарына, медальләргә лаек булыр идемени?!”
Боларга өстәп аның Болгария Республикасы медаленә, “РСФСР авыл хуҗалыгының социалистик ярыш алдынгысы” билгесенә, БАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасына, “Көнбагыш үстерү буенча Бишбүләк районы чемпионы” исеменә лаек булуын, район Советы депутаты итеп сайлануын да атап узарга була. Рифкать Вахитовны заманында механик, бригадир вазыйфаларына да тәкъдим итеп карадылар, тик ул ризалашмады, кара эшне – җиргә берегеп эшләүне хуп күрде. Заманында колхозда партия комитеты секретаре булып эшләгән Ришат Баһаветдинов әйткәнчә: “Рифкать Вахитов үткән юл күпләребез өчен үрнәкле, кабатланмас, данлы юл булып күңелләрдә калды”. Әйе, Рифкать аганың бөтен гомере басуда, юлда үтте. Гаиләсен кайтып күрергә дә вакыты булмагандыр, күрәсең. Йорт-ихатадагы эш: мал карау, утын кисү, яру балалар, хатыны өстендә була. Әйткәндәй, тормыш иптәше Мәгъзүмә апа да кул кушырып утырмаган, колхоз эшеннән кайтып кермәгән. Ул балаларына, сөекле иренә якты йөз күрсәтеп, өстәленә мул сыен әзерләп, эштән кайтучыны капканы үзе ачып каршылаган. Балалары да, үзләренә охшап, бик уңган. Әтисе авырган чакларда Раил “Беларус”ка утырды – көнбагыш басуларын эшкәртте, шулай ук чәмләнеп эшләде. Ә инде соңрак шоферлыкка укыды, бер үк вакытта фотограф һөнәрен дә үзләштерде. Соңрак язмыш аны Салават шәһәренә, Себер тарафларына алып китте. Сокланып туймаслык гаиләсе, иркен фатиры, заманча автомобиле бар. Лаеклы ялдагы кызлары Зилә Бишбүләктә яши. Альфира, Альмира, Нәфисә – эшкуарлар. Баскан җирендә ут “чәчрәткән” чая Нәфисә­ләре үз автомобилендә хәтта Польша чигенә кадәр барып, үз максатына ирешкән. Аларның һәммәсе газиз әниләре яшәгән ата йортына гаиләләре белән кайтып, хәл белешеп торалар. Өлкән яшьтәге Мәгъзүмә апага балалары, оныклары белән очрашып сөйләшү, бер-береңә күңел җылысы өләшү үзе бер рәхәтлек бит! Исән булса, шушы араларда хөрмәт­ле Рифкать абый үзенең 90 яшен билгеләгән булыр иде. Ул да уңган-булган балаларының уңыш­ларына ихлас сөенер, оныкларын тезләренә утыртып рәхәтләнеп бер сөяр иде дә бит. Әй, бу язмышны... Ярый әле хәтер дигән онытылмас төшенчә бар. Әнә шул рухи кыйммәтләр күңелләре­безне озак еллар баетып, яшәртеп, үткәннәрне искә төшереп торсын иде.

Әнвәр Сөләйманов,
журналистика ветераны,
Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: