— Я, ничек, улым, күрдеңме инде кешеләрнең нинди бай һәм нинди фәкыйрь була алуларын? Чагыштырдыңмы? — дип сораган әтисе үзләренең ташпулаттай өйләренә кайткач.
— Әйе, әти, күрдем, чагыштырдым! — дигән малай. — Безнең өйдә бер генә эт яши, ә аларның дүрт этләре, ике мәчеләре бар! Безнең бакча уртасында бассейн, ә аларның бакча артларында чите дә күренмәгән күл җәйрәп ята! Без төнлә ихатаны, бакчаны ясалма яктырткычлар белән яктыртабыз, ә аларга күктән чын йолдызлар яктылык сирпи! Безнең бакчада ял урыныбыз бар, ә аларның тирә-ягында чиксез офыклар күренә, матур болын җәйрәп ята! Алар шундый бай, әти!
Мондый сүзләрдән соң әтисе телсез калган.
— Рәхмәт, әти, дөньяда шундый матурлыклар, байлыклар булуын күрсәткәнең өчен, — дип тә өстәгән әле малай.
Ә сез ничек яшисез, дуслар, байлыктамы, түгелме? Дөньяда сатып алып булмый торган байлыклар бар бит. Алар — ихласлык, дуслык, матурлык, гаилә бәхете, дуслар... Иң мөһиме — тормышка дөрес карашта булу. Бай, бәхетле булыгыз, дуслар!
Фото: legkopolezno.ru