-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 сентябрь 2022, 10:30

Күңелләребездә чүп үләннәре үсмәсен!

Бер яшь ханым, өлкән яшьтәге әнисе янына килеп, күз яшьләрен түккән: "Әни, беләсең, мин иремне бик хөрмәт итәм, яратам. Ләкин күптән түгел бер ир-егетне очраттым, ул күңелемне яулады, уйларым гел аның турында, нишләргә миңа?!"  

Күңелләребездә чүп үләннәре үсмәсен!
Күңелләребездә чүп үләннәре үсмәсен!

Әнисе кызына болай дигән:
“Кызым, безнең хисләр — гөлләр кебек. Синең күңелдә әле ике гөл үскән. Берсе — бик чагу түгел, ләкин нәфис һәм назлы. Ул гөлне күңелеңә син үзең утырттың — иреңә булган хисең ул. Аны яхшы тәрбияләсәң, сулар сипсәң, ул гомер буе чәчәк атачак, матур җимешләр бирәчәк.

Икенче гөлең — чагу, матур, ләкин ул агулы. Ул чүп үләне кебек күңелеңдә үзе үсеп чыккан һәм беренче гөлгә үсәргә комачаулый. Бу гөл — озак чәчәк атмый, җимеш бирми торган.
Күңелдәге гөлләрнең берсен дә өзеп ташлап булмый. Ләкин кешенең һәрвакыт сайлау хокукы бар — кайсы гөлгә сулар сибеп торырга, кайсын тәрбияләргә. Беренче гөлгә генә игътибарыңны бүлсәң, икенчесе тиздән корыр һәм синең күңелне агулаудан туктар”.

Менә шулай, дуслар. Сез мондый киңәш белән килешәсезме?
Күңелләребездә чүп үләннәре үсмәсен!

Фото: mominformed.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: