-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
19 сентябрь 2022, 10:05

Нарыштау итәгендә бөркетләр канат какты

Күренекле галим, прозаик,драматург Кирәй Мәргәннең тууына — 110 ел.  

Нарыштау итәгендә бөркетләр канат какты
Нарыштау итәгендә бөркетләр канат какты

Фән дөньясында бу шәхес Әхнәф Нури улы Кирәев буларак билгеле. Ул 1912 елда хәзерге Мишкә районының Кыйгазытамак авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килеп, балачагы Пермь өлкәсендәге Йомран авылында үткән. Урта мәктәп тәмамлагач, Тәтешле районының Аксәет мәктәбендә укытучы, районның “Колхозчы” гәзитендә хәбәрче булып эшли.

Соңыннан истәлекләрендә ул болай дип язды: “Әтиләр мине укытучы итәргә бик тырышканнар иде. Мине үзе сыман шигъри күңелле, грамоталы, гариза язу белән тирә-якны шаккатырган укытучы итеп күрергә теләде. Ни өчендер, ул укытучы мотлак умартачылык белән шөгыльләнергә һәм буа буыпмы, күл ясапмы, балык үрчетергә тиеш иде. Укытучы итеп тәгаенләнүем турында кәгазь килгәч, башы күккә тиде. Шул кәгазьне тотып, контора, ягъни авыл Советы ягына китте. Кемнәргәдер күрсәтеп, минем кеше булып чыгуымны шушы кәгазь белән дәлилләп йөрде һәм “һәр алманың үз агачыннан ерак төшмәвен” һәр очракта әйтми калмады. Аксәет бездән шактый еракта булса да, үзе ат җигеп, мине озата килде. Минем өчен дә кинәт икенче дөнья, икенче тормыш башланып китте...”
1932 елда Әхнәф Кирәев комсомол путевкасы белән Уфадагы төзе­лешләргә килә. “Удар төзелеш” дигән күптиражлы гәзиттә, “Ленинсы”, “Кызыл Башкортостан” гәзитләрендә, “Октябрь” журналында эшләп ала. Укыганда да, матбугатта эшләгәндә дә фольклор материаллары, җырлар, әкиятләр, мәкаль-табышмаклар, легендаларны куен дәфтәренә язып йөри.
Халык иҗатына булган җитди игътибар аны 1946 елда Тарих, тел һәм әдәбият институтына эшкә китерә. Шул ук чорда Башкорт дәүләт педагогия институтының читтән торып уку бүлеген тәмамлый. 1951-54 елларда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясе аспирантурасында укый, “филология фәннәре кандидаты” дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. 1954-55 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институтында әдәбият һәм фольклор секторы мөдире вазыйфасын башкара.
1963 елда Әхнәф Кирәевның “Башкорт халкының эпик комарткылары” дигән күләмле хезмәте тәмамлана һәм ул аны филология фәннәре докторлыгына диссертация итеп уңышлы яклый. Педагог галимнең бу олы хезмәте мәктәп укытучылары, студентлар, фольклор белән шөгыльләнүчеләр, яшь галимнәрнең өстәл китабына әйләнде. Профессор БДУда кафедра мөдире булып эшләде. “Укытучы һәм укучы сөйләшә” формасында корылган тирән эчтәлекле әңгәмәләрен тыңлау, шундый итагатьле, мөлаем һәм тыйнак, һәрчак пөхтә профессор белән диалогка керү безнең өчен зур бәхет һәм куанычлы мәлләр булганын күп еллар үткәннән соң — бүген килеп аңлыйбыз шикелле.
“Кирәй Мәргән” псевдонимы белән бу шәхес башкорт әдәбиятына илдә барган зур үзгәрешләр, коллек­тивлаштыруның иң четерекле дәве­рендә килә. Мәктәп эскәмиясеннән үк ул шигырьләр белән күңелен юата, тик аларны гәзиткә бирергә кыюлыгы җитми. 1932 елда Уфага килгәч, шигырь һәм очеркларын бастыра башлый. Проза буенча каләмен сыный. 1940 елда “Эзләнү” һәм “Кабалан, кеше” дигән китапларын чыгара. Сугыш елларында иҗади эшчәнлеген активлаштыра. Башкорт атлы дивизиясенә хәрби хәбәрче булып китә. Башка фронт гәзитләрендә дә яугирләр хакында патриотик рухтагы очерклары, хикәяләре белән чыгыш ясый. Бу әсәрләр соңрак “Башкортлар”, “Егетләр” дигән китапларда дөнья күрә.
Сугыштан соңгы хикәяләрендә, “Тынгысыз җәй”, “Караидел” кебек повестьларында, “Нарыштау итәгендә” романында замандаш герой проблемасын укучы алдына куя.
Драматургия жанрына да игътибарын арттыра. Дүрт пьесасы “Шәһәр иртәсе” китабына тупланып чыга. Аңа баш сүз итеп бирелгән шактый саллы мәкаләсендә галим Марат Мин-
һаҗ­етдинов түбәндәгеләрне яза: “Фольклорчы һәм прозаик Кирәй Мәргәннең геройларына ияләшеп беткәнгә, “Кирәй Мәргән — драматург” дигән сүзләргә күнекмәгәнлектән, тәүдә бик сәер тоеладыр. Ләкин әле укучыларга тәкъдим ителә торган бу китапта без факт белән очрашабыз. Үзенә тиешле игътибар булуын таләп итә. Моңарчы аерым-аерым басылган пьесаларның бергә тупланып дөнья күрүе язучы иҗатының бу үзенчәлекле ягын тулырак аңларга мөмкинлек бирә... “Өзелгән моң” драмасында, мәсәлән, без М. Акмулланы үз дәверенең алдынгы вәкиле, социаль тигезсезлекне, хокуксызлыкны кү­ралмаучы талантлы шагыйрь һәм кыю мәгърифәтче, халыкның гадел яклаучысы һәм фаҗигале гомер сөрүгә дучар ителгән шәхес итеп күрәбез...”
Кирәй Мәргән иҗатында язучылык та, галимлек тә янәшә барды. Аның проза әсәрләрендә авторның фәнни эзләнүчәнлеге, төптән тикшерүчәнлеге, анализлау сәләте күзгә бәрелеп тора. Моны башка әдип язса, болай ук яхшы килеп чыкмас иде, дигән фикергә киләсең.
“Өзелгән моң” — Сибай театрында, “Шомбай” комедиясе Башкорт академия драма театрында зур уңыш белән барды. Язучы-галим дистә елга якын “Бөркет канаты” дигән тарихи-документаль роман өстендә баш калкытмый эшләде. Дүрт китаптан торган бу әсәр 1971 һәм 1985 елларда басылды, урысчага да тәрҗемә ителде.
Кирәй Мәргәннең фәнни һәм әдәби эшчәнлегенә карата Башкортстан һәм Русия язучы, галимнәренең, хез­мәттәшләренең, аңарда элек белем алганнарның чыгышлары, хатирәләре, рецензияләре гәзит-журналларда басыла, радио, телевидение аша яңгырый килде. Шуларның берничәсен генә искә төшерик. Күренекле галим һәм шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов “Замандашлар хакында” дигән мәка­ләсендә болай дип яза: “Кирәй Мәр­гәннең проза өлкәсендәге күренекле әсәре — 1951 елда чыккан “Нарыштау итәгендә” романы. Бу киң эпик полотно — Башкортстан эшчеләр сыйныфының алдынгы отряды булган нефтьчеләр тормышына багышланган иң күренекле әсәр­ләренең берсе. Утызынчы елларда Башкортстан нефтенә багышланган әсәрләрдән Али Карнайның “Ишембай” очеркы белән Афзал Таһировның “Машиналар каны” бу темага тәүге разведка үрнәкләре булды. Ә инде “Нарыштау итәгендә” романы — сугыштан соңгы чорда яңа хезмәт күтәрелеше өчен көрәшүче бүгенге нефтьчеләр, замандашлар хакындагы әсәр. Ро­манның Мәскәүдә урыс телендә 100 мең тираж белән басылып чыгуы әсәрнең яратып укылуы хакында сөйли”.
Билгеле язучы Рәшит Низамов галимнең 100 еллык юбилеена багышланган мәкаләсендә түбән­дәгеләрне яза: “Бөркет канаты” романы үткән тарихыбызны җитди тикшерүдән, халкыбыз тормышын бөтен яклап сурәтләүдән, төрле халыклар һәм Русия дәүләте арасындагы мөнә­сәбәтләрне хәзерге чор күзлегеннән бәяләүдән гыйбарәт... Кирәй Мәргән әсәрләре абруй яулый. Алар татар, урыс, украин, казах, үзбәк, литва, чуваш, удмурт телләрендә, шулай ук Чехиядә, Польшада, Болгариядә, ГДРда, Англиядә тәрҗемә ителеп басылып чыкты...”
Шул ук авторның “Җанчишмәләр” төбәгендә” дигән мәкаләсендә кызыклы гына факт китерелә. Укучылар игътибарына шуннан бер өзек тәкъдим итәм.
“...Кирәй Мәргән белән егерме ел бергә эшләгән Салават Галин соңгы елларда аның әтисе Нурмөхәммәт Йомраниның иҗаты белән нык кызыксына, аның иҗат комарткыларын җыя, өйрәнә. Бу хакта аның Аскын район гәзитендә мәкаләсе дә басылган. Салават Наҗия апага үзен кызыксындырган сорауларны да бирде:
— Әхнәф Нуриевич әтисенең шигырь язуы хакында безгә бер тапкыр да әйтмәде. Хәзер килеп әтиегезнең шигырьләренең үзегезнең гаиләдә юк ителүе хакында ишеттем. Әхнәф Нуриевич ни өчен шушы хакта сөйләмәде икән? Нигә аның шигырьләрен юк иткәннәр?
Наҗия апа бу сорауга ачык җавап бирде:
— Шагыйрь Шәехзадә Бабич — әниемнең икетуганы. Бабичны нахакка халык дошманы дип игълан иткәч, Әхнәф абыем, бәлки, әтиемнең язмаларын, әсәрләрен яшерергә киңәш биргәндер. Бабич шаукымы безнең гаиләгә дә кагылып куймасын дип шөбһәгә төшүе дә бар. Язу сәләте тумыштан, дөресрәге, нәселдән килә. Галимнәр дә моны раслый. Мин моңа ышанам. Әсхәт абыем да, урамнан китеп барган кешене күреп, аңа багышлап шунда ук шигырь чыгара торган иде”.
Күренекле педагог, язучы, галим-фольклорчының иҗат ителәсе романнары, тикшерәсе халык энҗеләре, сөйлисе сүзләре, әйтеләсе фикерләре, әманәтләре ХХI гасыр укучысы, киләчәк өчен калды. Ул бернәрсәгә зарланмады, барына шөкер итеп яшәде, янып иҗат итте, халкыбыз рухын баетты.
Филология фәннәре докторы, профессор, “Почет билгесе” ордены кавалеры Әхнәф Нури улы Кирәев (Кирәй Мәргән) 1984 елда вафат булды.

Рәүф Шаһиев,
филология фәннәре кандидаты.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: